Баулылар Тукайның юбилеен билгеләп үтә
Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан, Татар Томбарлысы китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре кечкенә балалар өчен «Тукай әкиятләре сәхнәдә» дип исемләнгән бик матур, эчтәлекле бәйрәм үткәргәннәр.
Иң элек, китапханәче Эльвира Әхмәтҗанова балаларны Габдулла Тукайның иҗатына, тормыш юлына багышланган тематик күргәзмә белән таныштырган, Тукай әкиятләре буенча әңгәмә үткәргән.

"Чараның икенче өлешендә балалар әкият геройлары яши торган серле урманга килеп керделәр, – дип хәбәр итте китапханәче. – Кошлар сайравы, су агышы, басмада – Су анасы, куаклар арасында Шүрәле белән Былтыр каршы алды аларны".

Сабыйлар, Габдулла Тукайның әкият дөньясында кунакта булып, уйнап-биеп, үзләре дә шигырьләр сөйләп, бәйрәмгә тагы да ямь өстәгәннәр.
Фото: Татар Томбарлысы китапханәсе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев