Районыбызда язгы ташуга әзерлек эшләре дәвам итә. Татар Томбарлысы авылында да су басу зонасындагы йортларда яшәүчеләр белән аңлату эшләре алып барыла, профилактика чаралары күрелә.
Татар Томбарлысы авылының су басу зонасында яшәүче Рамил Шәмсуллин 2012 елда булган көчле язгы ташуны яхшы хәтерли. Ул чакта абзар-кураларын, өйләрен су баскан, йорт җиһазлары яраксыз хәлгә килгән булган. Шуннан бирле ул һәр елны алдан ук саклану чараларын күрә.
“Ел саен, яз килә башлагач, бөтен әйберне күтәреп куябыз. Кош-кортларны күтәрергә дә урыннар бар. Мунчаның идәннәрен алып, күтәреп куябыз. Иң кыены өйдә. Анда безнең махсус такталар бар диваннарны күтәрергә. Барысы да уйланылган: өстәлгә – диван, диванга – шифоньер. Креслолар күтәрергә дә урын бар. Өйдә берни эшләп булмый, шул күтәреп кенә куябыз”, – ди Рамил Шәмсуллин.

Гараж, сарай, баздагы бар әйберсе инде күптән ярты метр чамасы күтәртеп ясаган киштәләргә куелган. Хәтта өйдәге киемнәрен, кайбер җиһазларын да умарта өенә кертеп куя.
2012 елгы көчле ташуны Томбарлы авыл җирлеге башлыгы Айгөл Минәҗева да яхшы хәтерли.
“Күпердән үк су башлана иде. Гагарин урамы су астында иде. Нивалар белән, хәтеремдә, көчкә теге якка узалар иде. Тракторлар белән барып, кешеләрне чыгардылар икенче якка. Күпердән башлап, бу урам су эчендә иде. Куркыныч иде инде бик”, – дип сөйләде ул.

Томбарлыда су басу зонасында 39 йорт бар, аларда 70кә якын кеше яши. Алар белән инструктажлар үткәрелгән, су басу куркынычы янаган очракта хәбәр итәргә ашыгыч ярдәм хезмәтләренең телефон номерлары язылган белешмәлекләр таратылган. Халыкны вакытлыча урнаштыру урыны да әзер, бәла-каза килсә, кешеләрне җирле мәктәпкә урнаштырып тору каралган. Ә мал-туарны, кош-кортны “Берлек” җәмгыятенең ферма биналарына урнаштыру планлаштырылган.
Кинәт җылытып, таулардан сулар төшмәсә, Томбарлы елгасы ташымас дип өметләнә томбарлылар. Төнге суыклар да алар файдасына. Шулай да табигать бәла-казаларыннан саклану өчен, су басу зонасына керә торган йортларда яшәүчеләр язгы ташудан саклану чараларын күрәләр. Су юлларын ачалар, бакча артларыннан траншея казучылар да бар.

Язгы ташуга әзерлекне көздән үк башлаганнар: ташкын булып килгән су юллары үтә торган торбаларның баш-башларына үскән үләннәрне чапканнар.
Ә язгы эшләр, авыл советында карар кабул итеп, комиссия төзүдән башланган. Җаваплы кешеләр билгеләнгән. Эшләр план нигезендә алып барыла.
“Иң беренче су торбаларын ачтык урамда, Гагарин урамыннан башлана ул, анда иң зур торба, шуның башларын ачабыз. Торбалар чистартканнан соң тыкрыкларны чистарттык. Таулардан агып төшәр өчен су юлларын трактор ярдәменә чистарттык”, – дип мәгълүмат бирде Томбарлы авыл җирлеге башлыгы.
Айгөл Минәҗева Томбарлы елгасын көн дә күзәтеп тора. Күпер астындагы торбада суның күпме күтәрелүен күрсәтүче билгеләр бар.
Фото: Ләйсән Сәетгәрәева
Нет комментариев