Баулылар балачакта Кыш бабайны көткәнме?
Җәмгыять

Баулылар балачакта Кыш бабайны көткәнме?

Яңа елны, Кыш бабай һәм Кар кызын бала чакта кем генә көтеп алмады икән? Беренче кар төшеп, салкын, бураннар башлану белән дә могҗизалы бәйрәмне түземсезләнеп көтә идек. Ә менә кыш бабайның туган көне 18 ноябрьдә икәнен күпләр әле белмидер дә.

Кыш бабайның да үз почтасы, әкияти утары, туган көне бар. Аның төгәл генә яшен бер кеше дә белми. Тарихи чыганакларга караганда, кыш бабайга 2 мең яшь чамасы. Аның образы төрле чорларда яшәгән халык ышанулары, әкиятләр, ышанулар һәм традицияләргә бәйле булган. Кыш бабайның исеме дә төрле илдә төрлечә. Бүгенге көндә без Кыш бабайны кызыл, ак яки зәңгәр төстәге туннан, ап-ак киез итектән, зур капчыгында күп итеп бүләк тутырылган һәм үзенең оныгы – Кар кызы белән күрергә һәм шулай көтеп алырга күнеккән. Ә сез Кыш бабайны көтә идегезме?

Фото: Индира Сәйфуллина


Нет комментариев