Баулының “Ромашка” балалар бакчасында балаларда юлларда имин йөрү күнекмәләрен формалаштыру – укыту программасының бер өлеше генә түгел, ә матур традициягә әверелгән эшчәнлек. Биредә юл кагыйдәләрен популярлаштыру системалы рәвештә алып барыла һәм бу эшкә балалар да, педагоглар да, ата-аналар да җәлеп ителгән.
“Ромашка” мәктәпкәчә учреждениесендә юл кагыйдәләренә багышланган чаралар – ай саен, ә иминлек буенча әңгәмәләр һәм уеннар атна саен үткәрелә. Китап-стендлар, уеннар һәм юл билгеләре белән җиһазландырылган махсус кабинет график буенча эшли – балалар биредә юл иминлеге нигезләрен уен формасында үзләштерәләр. Һәр төркемдә сабыйлар мөстәкыйль рәвештә куллана алырлык дидактик материаллар белән тәэмин ителгән “иминлек үзәкләре” оештырылган, андагы әсбаплар даими яңартылып тора.
Балалар бакчасы коллективы, юл-транспорт имгәнүләрен булдырмау буенча район һәм республика бәйгеләрендә актив катнашып, призлы урыннар яулый. Мәсәлән, өлкән тәрбияче Ольга Лихолетова 2024 елда педагоглар өчен “Юлларда имин йөрү күнекмәләрен тәрбияләү һәм ныгыту” темасына махсус коучинг-сессия үткәргән. Шулай ук бакча хезмәткәрләре Татарстан Республикасында даимә үткәрелә торган “Яшел ут” смотр-бәйгесендә даими катнашалар.
Өлкән тәрбияче Ольга Лихолетова сүзләренчә, бәйгеләргә әзерлек ике ел дәвамында бара.
– Без дәресләр, әңгәмәләр, акцияләр үткәрәбез. Соңыннан барлык тупланган тәҗрибәне, фотоматериалларны бергә җыеп, зур эш нәтиҗәсе итеп тәкъдим итәбез, – дип билгеләп үтте ул.
Ата-аналар белән хезмәттәшлеккә дә зур игътибар бирелә. Тәрбиячеләр аларны укыту программасы белән таныштыра, балалар белән бергә иҗади проектлар эшләргә, күргәзмәләр оештырырга җәлеп итә.
Бакчада балалар тәрбиячеләре белән бергә плакатлар ясыйлар һәм акцияләргә чыгалар. Махсус зур конструкторлар (“бабашкалар”) ярдәмендә балалар үзләре юллар төзи, билгеләр куя һәм үзләрен чын юл хәрәкәте катнашучысы итеп хис итә. Бакча территориясендәге имин маршрут схемасы да балаларга юлны дөрес сайларга ярдәм итә.
Ольга Лихолетова фикеренчә, балага юл кагыйдәләрен ул мөстәкыйль йөри башлаган көннән үк өйрәтергә кирәк.
– Безнең максат – баланың юл кагыйдәләрен үтәүне караватта йоклау яки кашык белән ашау кебек табигый гадәт итеп кабул итүенә ирешү. Юлдан курыкмаска, ә аны хөрмәт итәргә өйрәтергә кирәк. Балачакта салынган гадәт гомер буена кала, – дип басым ясады өлкән тәрбияче.
Бакча мөдире Наталия Расторгуева да бу фикерне куатли:
– Кечкенә чакта өйрәнелгән кагыйдәләр теш чистарту кебек рефлекска әйләнергә тиеш. Өч яшьлек бала юлны бары тик өлкәннәр белән җитәкләшеп һәм “зебра” аша гына чыгарга кирәклеген истә калдырса, 7 яшендә ул моны автомат рәвештә эшләячәк. Ә үсеп җиткәч, исерек килеш рульгә утырмаячак һәм үз баласын да иминлек каешы белән эләктерергә онытмаячак.
“Ромашка” балалар бакчасында юл хәрәкәте иминлеге буенча акцияләр даими рәвештә үткәрелеп тора. Мәсәлән, күптән түгел “Бала – төп пассажир” акциясе узды. Аның максаты – пассажир балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау, балалар утыргычларын һәм иминлек каешларын куллануны популярлаштыру.
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә йөрүчеләргә наклейкалы китаплар, юл билгеләре һәм махсус техника модельләре җыелмалары тапшырылды. “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең Баулы районы профилактика бүлеге җитәкчесе Рәзидә Игнатьева билгеләп үткәнчә, мондый бүләкләр балаларга юл кагыйдәләре белән якыннанрак танышырга ярдәм итәчәк. Бүләк ителгән җыелмаларда төрле төр машиналар тәкъдим ителгән иде.
Моннан тыш, акция барышында Баулы районы эчке эшләр бүлегенең дәүләт автоинспекциясе өлкән инспекторы, полиция өлкән лейтенанты Илшат Алекаев яшь гаиләгә балалар автоурындыгы бүләк итте. Рәзидә Игнатьева ата-аналарга юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәрвакыт үтәргә, үзләрен дә, баланы да машина бишегендә яки урындыгында йөртергә кирәклеген искәртте.
Балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәткәндә комплекслы алымнар куллану һәм ата-аналар, дәүләт автоинспекциясе белән тыгыз хезмәттәшлек нәтиҗәсендә, “Ромашка” балалар бакчасы районның башка мәгариф учреждениеләре өчен үрнәк булып тора. Биредә балаларның юллардагы аварияләрдә имгәнүен булдырмауга юнәлтелгән эшчәнлек зур җаваплылык һәм күңел биреп алып барыла. Моны төрле бәйгеләрдә яуланган җиңүләр, шулай ук юл хәрәкәтенең иң кечкенә катнашучыларында юл культурасын формалаштырудагы уңай динамика раслый.
Нет комментариев