Баулы ветераны иң яхшылар арасында
Татарстан Республикасы эчке эшләр министрлыгында эчке эшләр органнарының ветераннар хәрәкәте юбилеена багышланган тантаналы чаралар узды. Ел саен ветераннар оешмалары арасында үткәрелә торган конкурска йомгак ясалган. Республиканың 16 шәһәре һәм районы арасында Баулы районы эчке эшләр бүлеге ветераннар оешмасы өченче урын алган.
Казанда тантаналы шартларда Россия эчке эшләр министрлыгының Баулы районы ветераннар советы рәисе Хәмит Зәйнәгытдиновка өченче урын өчен диплом тапшырганнар. Бу диплом – кәгазь генә түгел, лаеклы ялда да үрнәк булып хезмәт итүчеләрнең казанышларын тану.
Хәмит Зәйнәгытдинов җәмәгать тормышында актив катнаша, яшьләр арасында агарту эше алып бара, мәктәпләрдә чыгыш ясый, яшь полиция хезмәткәрләренә һөнәри тәҗрибәсен җиткерә, аларга яхшы традицияләрне үзләштерергә ярдәм итә.
– Эшебезне югары бәяләүләренә шатмын. Без инде өч ел рәттән өченче урын алабыз. Бу тотрыклылык турында сөйли, – дип, тәэсирләре белән уртаклашты Хәмит Зәйнәгытдинов. – Киләчәктә дә эшебезне шулай ук дәвам итүебезне теләделәр. Оешма рәисе буларак, минем өчен бу бик мөһим. Без ышанычны акларга тырышабыз һәм, әлбәттә, белемнәребезне яшьләргә тапшырабыз.
Фото: Айгөл Габдрәфыйкова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев