Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулы районында кара-каршы концертлар дәвам итә

Кызылъяр авылы үзешчәннәре, Халыклар бердәмлеге елы кысаларында, Татар Томбарлысы авылында Халыкара театр көненә багышланган бәйрәм концерты оештырганнар. Тамашачыларга җыр-биюләр, сәхнә күренешләре тәкъдим ителгән.

Татар Томбарлысы мәдәният йортының “Тамаша” театр төркеме (режиссёр Айгөл Нәүрүзбаева), күптән түгел Кызылъяр авылында  “Гафу итә алсаң әгәр...” спектаклен уңышлы тәкъдим итеп, кызылъярларны үзләренә чакырып киткәннәр иде.  Кунак ашы кара-каршы дигәндәй, Кызылъяр авылы үзешчәннәре Томбарлыга концерт белән барган.

Чарада “Нәүрүз” халык җыр һәм бию ансамбле (җитәкчесе Ленир Дәүләтшин), “Асылташ” бию коллективы (җитәкчесе Илсөяр Дәүләтшина), “Кызылъяр” вокаль квартеты (җитәкчесе Ленир Дәүләтшин), Зилә Гамирова, Зөлфия Вильданова, Алина Идрисова, Регина Әхмәтҗановалар катнашкан. Тамашачыларга җыр-биюләр, сәхнә күренешләре тәкъдим иткәннәр.

“Бик матур, рәхәт концерт булды, барыбызга да шулкадәр ошады. Авылдашларым да бик җылы кабул иттеләр, һәр катнашкан кешене яратып калдылар, – дип билгеләп үтте Татар Томбарлысы мәдәният йорты директоры  Айгөл Нәүрүзбаева – Мин Кызылъяр үзешчәннәренә һәрвакыт сокланам, һәрберсе талант иясе бит аларның. Аннары “Асылташ” биючеләренең чыгышларын да авылыбыз сәхнәсендә күрергә күптән хыяллана идек. Алар һәрвакыт безнең районның данын яклаучылар бит”.

Концертның алып баручысы Ленир Дәүләтшин тамашачылар арасында уеннар да үткәргән. Авыл халкының бик тә күңеле булган.

“Хәзерге авыр заманда халыкның күңелен юатып, мәшәкатьләрен оныттырып торып, концерт куюлары өчен, кызылъярларга бик зур рәхмәт. Эшләрендә уңышлар телим. Гел шулай талантлы булып калсыннар, талантлары тагын да өстәлеп торсын. Авыллар бер-берсе белән менә шулай аралашып, дус яшәргә тиеш, – дип уртаклашты Айгөл Нәүрүзбаева. – Концертның шәп узганлыгын ишеткәч, ник чыкмадык микән, дип үкенүчеләр һәм, яңадан килсәләр, Алла боерса, һичшиксез чыгабыз, дип әйтүчеләр дә булды.

Кунаклар, Татар Томбарлысы мәдәният йорты хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, бүләкләр тапшырганнар.

“Безнең чыгышларны җылы итеп кабул иткәннәре өчен, тамашачыларга зур рәхмәт, матур мул табыннар белән каршы алып озатып калганнары өчен, Татар Томбарлысы мәдәният йорты хезмәткәрләренә, Томбарлы авыл җирлеге башлыгы Айгөл Мөхәммәтовнага да бик зур рәхмәт сүзләре җиткерәбез”, – дип уртаклашты Кызылъяр мәдәният йорты директоры Ленир Дәүләтшин.


Фото: Кызылъяр мәдәният йорты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев