Баулы районы хореография коллективы – «Йолдызлык» фестивале призёрлары
Кызылъяр авылы мәдәният йортында уңышлы эшләп килүче «Асылташ» хореография коллективы «Созвездие-Йолдызлык-2026» эстрада сәнгате республика фестивалендә икенче урынга лаек булган. Шулай ук коллектив Татарстан Республикасы Рәисе стипендиаты булып танылган.
"Без бик канәгать. Безнең өчен бу икенче урын дәрәҗәне күтәрү булды, – дип уртаклашты "Асылташ" хореография коллективы җитәкчесе Илсөяр Дәүләтшина. – Фестивальдә нык көчле коллективлар катнашты, күбесе Казанныкылар. Безне "Уникс" сәхнәсендә күргәч, шундый ерак район матур биюләр алып килгән, дип бик гаҗәпләнделәр".
Коллектив бәйгегә ике бию белән барган, балларны кушып, жюри Кызылъяр биючеләрен икенче урынга лаек дип тапкан. Ә инде гала-концерта "Бәхет галошта түгел" биюе белән чыгыш ясаганнар.

Биегәндә көтелмәгән хәл дә булып куйган: солистнын аягыннан галошы төшеп калган. Шулай да сәләтле биючеләр югалып калмаганнар, шулай тиеш кебек итеп борып җибәргәннәр. Тәҗрибәле остазлары Илсөяр Дәүләтшина аларны көтелмәгән хәлләрдән, шулай алдан уйланылган кебек, менә җиңел генә чыгарга өйрәтә.
"Асылташ" коллективы Татарстан Рәисе стипендиаты булып та танылган. Ул бер тапкыр бирелә торган премиядән гыйбарәт. Аны коллектив ихтыяҗлары өчен тотарга җыеналар – костюмнар тегәргә, мәсәлән.

"Киләсе елга да тырышып, яңа үрләр яуларга планнаштырабыз", – дип уртаклашты Илсөяр Дәүләтшина.
Катнашучылар өчен бай мәдәни программа да оештырылган. "Асылташ" хореография коллективы РИТИ(ГИТИС) сәхнә сәнгатенең яңа юнәлешләре факультетының саунд-драма кафедрасы өлкән укытучысы, режиссёр, Мәскәү шәһәре актёры Олег Хрычевның актёрлык осталыгы буенча мастер-классында катнашкан. Шулай ук балалар "Йолдызлык" театрында куелган спектакльне караганнар. Сүз уңаеннан, анда Баулы кызы Катя Иполлитова да катнаша.

"Асылташ" хореография коллективын һәм җитәкчеләре Илсөяр Дәүләтшинаны дәрәҗәле бәйгедә призлы урынга лаек булулары белән котлыйбыз, яңадан-яңа уңышлар телибез!
Фото: «Асылташ» хореография коллективы архивы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев