Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулы районы мәктәпләрендә соңгы кыңгырау чыңлады

Фәнис Яруллин исемендәге Кызылъяр мәктәбендә дә «Соңгы кыңгырау» бәйрәменә багышланган тантаналы линейка узды.

Быел Кызылъяр мәктәбендә чыгарылыш укучылары – 20, алтысы унберенче сыйныфны тәмамлый, 14е – тугызынчылар. Соңгы кыңгырау бәйрәмендә игътибар үзәгендә нәкъ менә алар булды. Әле кайчан гына нәни малайлар һәм кызлар булып мәктәп бусагасын атлап кергән, инде хәзер мөстәкыйль тормышка аяк басарга әзерләнүче егетләр һәм кызларны көчле алкышлар белән каршы алдылар.
Бәйрәм программасын да укучылар үзләре әзерләгәннәр – чара бик кызыклы һәм дулкынландыргыч булды.

 

Тантаналы линейкада укучыларга бик күп теләкләр яңгырады. Аларны иң элек мәктәп директоры Альбина Әминова котлады.

"Алдагы барасы юлларыгызда бары уңышлар гына телим. Сәламәт, максатчан һәм үҗәт булыгыз. Шушы сыйфатлар булса, сезнең тормышыгыз гөрләп барыр", – дип мөрәҗәгать итте ул чыгарылыш укучыларына.

Укучыларны район җитәкчелеге исеменнән Баулы районы яшьләр эшләре бүлеге начальнигы Айдар Хәлиуллин да тәбрик итте.

 

"Имтиханнарыгызны җиңел генә тапшырып, яхшы нәтиҗәләргә ирешүегезне телим. Киләчәк тормышыгызда бары яхшы кешеләр генә юлдаш булсын, шунысы бик мөһим, – дип теләкләрен җиткерде ул. – Уку йортларын уңышлы гына тәмамлап, туган ягыгызга кайтырсыз һәм Баулы районын бергәләп үстерербез дип ышанам".

Чыгарылыш укучыларын Кызылъяр авыл җирлеге башлыгы Марсель Даутов, мәктәп директорының укыту эшләре буенча урынбасары Гөлүсә Хафизова, әти-әниләр, чыгарылыш укучыларының беренче укытучылары, сыйныф җитәкчеләре, 1нче һәм 4нче сыйныф укучылары да котлады.
Чыгарылыш укучылары үзләре дә укытучыларына, мәктәп хезмәткәрләренә җылы теләкләрен җиткерделәр һәм чәчәкләр бүләк иттеләр.

 

Бәйрәмнең аеруча дулкынландыргыч өлеше чыгарылыш укучылары вальсы булды. Аны Кызылъяр мәдәният йортының "Асылташ" хореография коллективы җитәкчесе Илсөяр Дәүләтшина белән әзерләгәннәр. Сүз уңаеннан, чыгарылыш укучылары арасында бу коллективка йөрүчеләр шактый. Вальсны бәйрәмгә килгән әти-әниләр бик ошаттылар.
Бәйрәмдә күпләрнең, бигрәк тә әти-әниләрнең күзләренә яшьләр килде. Укучыларның беренче укытучылары, әти-әниләре сөйләгәндә аеруча күңелләр тулды.

"11 ел элек без 22 баланы мәктәпкә беренче сыйныфка китердек. Аларны Миләүшә Альбертовна кабул итеп алды. Ул да мәктәп бусагасын беренче тапкыр укытучы сыйфатында атлап керде һәм безнең балаларга ныклы белем нигезе салды һәм дисциплинага өйрәтте. Безнең балалар шулкадәрле актив иде, бөтен мәктәпне күтәрәләр иде, аларны бер генә секундка да калдыра торган түгел иде. Бишенче сыйныфта инде балаларны икенче әниләре Лилия Әүхәдиевна алды, – дип, истәлекләргә бирелде әти-әниләр исеменнән чыгыш ясаган Эльнара Идиатуллина. – Безнең балалар үсте, малайларның бөтенесе көрәшче булды, ә кызлар – биюче. Илдар Мөгаллимович, Илсөяр Ильясовна, барлык укытучылар, барлык әти-әниләр исеменнән зур рәхмәт сезгә. Сез балаларда бары яхшы сыйфатлар гына булдырырга тырыштыгыз. Педагогиядә очраклы кешеләр була алмый дип юкка әйтмиләр, балалар белән бөтен кеше дә эшли алмый. Ә сез үз эшегезнең осталары. Мәктәбебез киләчәктә дә балалар белән шаулап-гөрләп торсын".

Традициягә кергәнчә, ахырда соңгы кыңгырау чыңлады. Ул чыгарылыш укучыларының укытучылары һәм мәктәпләре белән саубуллашу авазы булып яңгырады.

 

Бәйрәм төгәлләнгәч, чыгарылыш укучыларының да тәэсирләрен сораштык.

"Бүген төрле хисләр кичерәм.  Шулхәтле дулкынланам — чыгарылыш укучысы икәнемә ышанып та булмый, мәктәпкә яңа гына килгән идем. Үзеңнең мәктәпне тәмамлавыңны аңлап җиткергәч, күңел тулып, елыйсы да килә, – дип уртаклашты 11нче сыйныфны тәмамлаучы Мәрьям  Минһаҗева. – Планнар зур: яңа биеклекләр яулау, илебезне үстерү. Дөньяда тынычлык, бердәмлек һәм татулык булсын  иде".

Бердәм дәүләт имтиханы өчен борчылу да бар укучыларда. 1 июньдә алар беренче сынауларын тапшырачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев