Россия федераль куркынычсызлык хезмәтенең чик саклау хезмәте 12 июньнән балаларны Россиядән чит илләргә алып чыгуның кагыйдәләре үзгәрүе турында хәбәр итә.
Хәзер, бала чит илгә әтисе я әнисе белән генә бара икән, икенче родительнең рөхсәте кирәкми. Элек мондый рөхсәтне нотариуслардан, акча түләп аласы иде.
Димәк, чик саклау хезмәтләре баланы чит илгә чыгарырга каршы булган ата-аналардан гаризалар да кабул итми дигән сүз. Әгәр баланың әтисеннән яки әнисеннән рөхсәт бар икән, чит илгә чыгу өчен шул җитә.
Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/copayjavap/balalarny-chit-ilg-alyp-chyguny-kagyyd-l-re-zg-rde
Нет комментариев