Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Ураза бәйрәме белән

24 мая 2020, 07:00

1270

0

0

Ураза бәйрәме белән

Барлык мөселманнарны изге Рамазан ае тәмамлану һәм Ураза бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәм!

 

Иң олы дини бәйрәмнәребезнең берсе булган Ураза бәйрәме рухи чистарыну, татулыкка омтылу, шәфкатьлелек, игелекле эшләр башкаруны гәүдәләндерә. Бу кыйммәтләр барлык традицион дини конфессияләр кешеләренә бертигез дәрәҗәдә якын һәм аңлаешлы. Игелек эшләү теләге безне алга таба да озата барыр, дип ышанам.

Гасырлар дәвамында килгән традицияләрне хөрмәт итүгә һәм әхлакый нигезләрне ныгытуга өндәүче әлеге көн районыбыз халкы арасындагы үзара аңлашуны һәм татулыкны ныгытыр, дип өметләнәм.

Яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычы белән бәйле рәвештә чикләү чаралары гамәлдә булганда, баулыларның бәйрәмне бары өйдә, гаилә белән генә билгеләп үтүләрен сорыйм.

Ихлас күңелдән тәбрик итеп, һәр гаиләгә шатлык-куанычлар, ныклы сәламәтлек, бәхетле озын гомер телим. Ураза бәйрәме һәркемгә күңел тынычлыгы алып килсен. Аллаһы Тәгалә игелекле гамәлләрне башкарырлык көч-дәрман бирсен!

Рамил Гатиятуллин,

Баулы муниципаль районы башлыгы

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев