Сөекле әниебез, әбиебез Хәкимә Фәтхулла кызы Ибраһимованы юбилее белән котлыйбыз
Поздравления

Сөекле әниебез, әбиебез Хәкимә Фәтхулла кызы Ибраһимованы юбилее белән котлыйбыз

Исергәп авылында гомер итүче кадерле әниебез, әбиебез Хәкимә Фәтхулла кызы ИБРАҺИМОВАга 7 ноябрь көнне 90 яшь тула. 
Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Күкрәк сөте белән безгә иман нуры иңдерүче, безнең өчен җан җимешем – балам, дип борчылучы әниебез. Күктә кояш булса, син безнең җирдәге кояшыбыз. Аллаһының мең рәхмәте сиңа. Тән сихәтлеге, саулык, күңелендәге җан җылысының нуры сүренмичә без – балаларыңа көч биреп озак еллар яшәргә язсын, әниебез.
Сине ихлас күңелдән яратучы кызларың, улың,  киленең, кияүләрең, оныкларың
 

Нет комментариев