Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Сөеклебез Лена Таһирҗанова күркәм юбилее белән котлыйбыз

06 февраля 2021, 07:00

582

0

0

Сөеклебез  Лена Таһирҗанова  күркәм юбилее белән котлыйбыз

Хәнсевәр авылында гомер итүче әниебез, әбиебез Лена Шиһап кызы Таһирҗанованың олы юбилее – 80  яшь тулган  көне белән тәбрик  итәбез.

Әлеге матур бәйрәмең уңаеннан, әниебез, сиңа көндәлек тормышта әйтеп җиткерә алмаган назлы сүзләребезне, йөрәк хисебезне бүләк итәбез. Иң изге теләкләребезгә төреп, олы рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез. Киләчәктә Аллаһы Тәгалә сиңа исәнлек-саулык, җан тынычлыгы бирсен, туар таңнарың аяз һәм имин булсын, иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе сине беркайчан да ташламасын. Җан җылыңны сүндермичә, балаларыңа, оныкларыңа яшәеш чыганагы булып, балкып яшә. Якты йөзең, тәмле ашларың, җылы сүзең, өзелеп яратуың өчен мең-мең рәхмәт сиңа, кадерлебез. Йортыбызны балкытып, күңелләргә сүрелмәс нур сибеп яшәвең – безнең өчен иң олы бәхет. Янәшәбездә син булганда күңелләр шат. Киләчәк көннәреңдә дә бүгенге кебек бисмилла дип уян, һәрвакыт шундый мөлаем һәм миһербанлы булып кал. Күзләрең яшьләнмәсен, йөрәгең таушалмасын, кайгы-хәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы, ярдәмчел һәм изге күңелле булып яшә.

Җир йөзенең бөтен матурлыгын

Килә, әни, бүләк итәсе.

Дөньядагы матур сүзләрнең

Иң җылысын сиңа әйтәсе.

Ходай сиңа сәламәтлек бирсен,

Сызламасын аяк – кулларың.

Чирне белмә, кайгы күрмә,

Яль-яшь булып калсын күңелең.

Сине яратып, иң изге теләкләр белән балаларың, киленең, кияүләрең, оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев