Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Рәшидә Гыйльманованы юбилее белән котлыйбыз

19 июня 2020, 09:03

761

0

0

Рәшидә Гыйльманованы юбилее белән котлыйбыз

22 нче июнь көнне Шалты авылында яшәүче сөйкемле тормыш иптәшем, кадерле әниебез, яраткан әбиебез Рәшидә Марсель кызы Гыйльманова юбилеен билгеләп үтә. Без аны чын күңелдән юбилее белән тәбрик итәбез. Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакьлеген аңларга өйрәтүче. Син булмасаң, без оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек яшәр идек, тормышыбызның яме дә, тәме дә булмас иде. Аллаһының мең рәхмәте яусын сиңа. Озын гомер, тән сихәтлеге, саулык, күңелдәге җан җылысының нуры сүнмичә, сүрелмичә без балаларыңа яшәеш чыганагы булып, әтиебез белән бәхетле, тигез гомер итүегезне телибез.

Әни бит ул – өйнең яме,

Ә тормышта – олы терәк.

Сәламәт бул, озак яшә,

Син бит, әни, безгә кирәк.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең һәм балаларың.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев