Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Корбан бәйрәме белән!

31 июля 2020, 07:00

1788

0

0

Корбан бәйрәме белән!

Хөрмәтле мөселманнар!

Сезне чын күңелемнән Корбан бәйрәме белән тәбрик итәм! Әлеге көн – мөселманнар өчен иң мөһим көннәрнең берсе, чөнки ул кеше хәленә керә белергә һәм үзара хөрмәткә чакыра, гаиләләрне берләштерә. Безнең ата-бабаларыбыз һәрвакыт исламның төп кыйммәтләре – тынычлыкка омтылу, күршеләрчә дус яшәү, якыннарыңа ярдәм итү икәнен истә тотып гомер иткәннәр. Күп еллар дәвамында Баулы районы мөселманнары төрле конфессияләр вәкилләре белән килешеп яши, җәмгыяттә тынычлык һәм үзара аңлашуга зур өлеш кертә. Районыбыз мөселманнары, ислам традицияләренә тугрылык саклап, социаль мөһим прораммаларны һәм хәйрия проектларын тормышка ашыруда, үсеп килүче буынга тәрбия бирүдә катнашып, җәмгыятьнең рухи яңарыш процессында актив роль уйнауларын дәвам итәрләр, дип ышанам. Хәйрия эшчәнлегендә актив катнашканнары өчен, яшьләрне үзара аңлашу һәм кешелеклелек рухында тәрбияләгәннәре өчен, мөселманнар җәмгыятенә чын күңелемнән рәхмәтемне белдерәм.

Баулыларны якынлашып килүче бәйрәм белән тәбрик итәм! Корбан бәйрәме йортларыгызга шатлык һәм тынычлык алып килсен, йөрәкләрегезгә шәфкатьлелек иңдерсен. Ныклы сәламәтлек, бәхет һәм изге эшләрдә уңышлар телим!

Рамил Гатиятуллин,

Баулы муниципаль районы башлыгы

Фото: /yandex.r

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев