Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Әүхәди Кашаповны күркәм юбилее белән котлыйбвыз

01 июля 2020, 08:01

1545

0

1

Әүхәди  Кашаповны күркәм юбилее белән котлыйбвыз

Безнең өчен якын һәм кадерле булган әтиебез, бабабыз һәм тормыш иптәшем Әүхәди Миңаҗетдин улы КАШАПОВны олы юбилее  – 70 яшь тулган көне белән котлыйбыз! Сиңа исәнлек-саулык, бәхетле озын гомер телибез.

Матур җәйгә тагын бер ямь өстәргә теләгәндәй, табигатьнең шушы мизгелендә дөньяга килеп, син әти-әниеңне, барлык туганнарыңны сөендергәнсең. Бүген дә син, кадерле кешебез, үзеңнең тирә-ягыңдагы кешеләргә шатлык өләшәсең, олысына да, кечесенә дә син кешелекле һәм игелекле, абруйлы киңәшче, шуңа күрә дә үзең олы ихтирам казангансың. 

Әтиебез! Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшеңдә зурдан-зур уңышлар, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа. 

Тормыш иптәшең Зинфира, балаларың, оныкларың

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев