Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Кадерле Зөлфия Сабитованы туган көне белән котлыйбыз

24 апреля 2021, 11:00

883

0

0

Кадерле Зөлфия Сабитованы туган көне белән котлыйбыз

Безнең иң кадерле тормыш иптәшем, сөекле  әниебез, яраткан әбиебез  Зөлфия Гыйният кызы САБИТОВАны  туган көне белән чын күңелдән котлыйбыз.

Көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып, әти белән бергә матур итеп яшәгез. Төпле киңәшең, җылы сүзең, нурлы йөзең өчен рәхмәт. Рәхмәт сиңа барсы өчен дә. Син булмасаң – без дә булмас идек, син тумасаң – без дә тумас идек. Сиңа корычтай тазалык, яхшы кәеф, исәнлек-саулык телибез. Син – дөньяда иң затлы, саваплы кешеләрнең берседер, без сине чиксез хөрмәт итәбез, чын йөрәктән яратабыз.

Җырның моңы, тормышның нуры,

Кадерлебез, газиз кешебез,

Игелек тулы олы йөрәкле,

Мәңге яшь, гүзәл  әниебез.

 

Сау-сәламәт, шат һәм көләч бул.

Иксез-чиксез булсын бәхет мизгелләрең!

Ходай сиңа озын гомер насыйп итсен.

Сиңа юллыйбыз теләкләрнең изгеләрен.

 

Әни бит ул — өйнең яме,

Ә тормышта — олы терәк.

Сәламәт бул, озак яшә.

Син бит, әни, безгә кирәк.

Иң изге теләкләр белән балаларың, оныкларың

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев