Кадерле Илгиз һәм Сәвия Гыйниятуллиннарны алтын туйлары белән котлыйбыз

Яңа Чүте авылында гомер итүче иң кадерле кешеләребез – әтибез, бабабыз Илгиз һәм әниебез, әбиебез Сәвия Гыйниятуллиннарны алтын туйлары белән чын күңелдән котлыйбыз. Сез бер-беребезгә таяныч, башкаларга үрнәк булып, матур гомер юлы үттегез, балаларга дөрес тәрбия бирдегез. Авырлыкларга бирешмәдегез, намуслы хезмәт юлы үттегез. Алдагы гомерләр дә шатлык-куанычлардан гына торсын, исәнлек һәм күңел тынычлыгы телибез сезгә.
Илле ел кулга-кул тотынып,
Пар былбылдай тормыш итәсез.
Авыр чакта аумас терәк булып,
Гомер йомгакларын сүтәсез.
Ә без сезгә карап сокланабыз,
Ихтирамлы сезгә карата.
Лаек парларның сез иң гүзәле,
Сезне күңел шуңа ярата.
Нинди бәхет, чәчкә чал керсә дә,
Әти-әни диеп дәшәбез.
Безгә –терәк, оныкларга – шатлык,
Озак-озак бергә яшәгез.
Кызлары, кияүләре, оныклары
Нет комментариев