19 май – Татарстан матбугаты көне
Поздравления

19 май – Татарстан матбугаты көне

Бүген республиканың массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Шул уңайдан, “Баулы-информ” хезмәткәрләрен, матбугат ветераннарын, хәбәрчеләрен ихлас күңелдән һөнәри бәйрәм белән котлыйбыз!

Район яңалыкларын халыкка вакытында җиткерүче, район тормышын тарихлаштырып баручы басма буларак, "Баулы-информ"  һәр гаиләнең көтеп алган кунагы ул. Массакүләм мәгълүмат чаралары елдан-ел камиллеккә омтыла. Бүгенге заман кешесенең тормышы интернет, электрон мәгълүмат чараларына нык бәйле булуга карамастан, яшәешне басма газета-журналлардан башка күз алдына китерү мөмкин түгел.

Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, имин көннәр, тыныч тормыш һәм яңадан-яңа иҗат уңышлары телибез.

Нет комментариев