Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы ифтарына 400дән артык кеше җыелды

Рамазан ае тәмамланырга бер көн кала Баулының “Өмет” мәчетендә чираттагы район ифтары үтте. Изге ашка йөзләрчә халык җыелды.

 

Мәчеткә халык килгәнче ифтар мәҗлесенә аш әзерләүчеләр белән аралаштык. Ел саен ифтар мәҗлесләре табынын әзерләүдә Тутыя абыстай Фәхретдинова зур тырышлык куя.

Аллага мең шөкер, ике мәчетебездә дә Рамазан аенда ифтарлар оештырылып торды, – дип сүзен башлады ул, учак өстендәге зур казандагы ашны болгата-болгата. – Ачык һавада, учакта пешерелгән аш һәркем күңеленә хуш килә, кабат-кабат килеп рәхмәт әйтеп китәләр. Бүген без яшелчәле аш һәм пылау әзерләдек. Пылауга 20-25 килограмм рис, унҗиде килограмм сарык ите, 16 килограмм кишер, биш литр май һәм төрле тәмләткечләр, зира, кипкән барбарис салдык. Исе бик тәмле, тәме дә бик тәмле булырга ошап тора.

– Алланың рәхмәте, ярдәме белән, быел без ифтарлар үткәрергә иганәчеләр эзләмәдек, барысы да үзебезнең халык ярдәме белән оештырылды. Халык ифтар үткәрүнең савабын аңлап, теләп катнаша. Хәтта икешәр көн рәттән ифтар мәҗлесе үткәрүгә ярдәм итүче райондашларыбыз булды, – дип каршы алды безне районның имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов. – Район җитәкчеләре ярдәме белән шәһәребезнең ике мәчетенә дә ифтар вакытына автобуслар йөрүне оештырдык.

Ифтар вакыты җиткәч, мәчет бинасы халык белән шыгрым тулды. Мәчеткә килгән халык рәт-рәт булып намазга басты. Хөрмә җимеше һәм су белән авыз ачканнан соң, табынга утырыштылар. Район башлыгы Рамил Гатиятуллин районда яшәүче барлык мөселман халкын, килгән кунакларны якынлашып килүче гает бәйрәмнәре белән тәбрик итте. Тоткан уразаларның кабул булуын теләде. Аның изге теләкләре Баулы районына Төркиядән килгән коръән-хафиз Фатых Мөхәммәтнең коръән аятьләре укуы белән дәвам итте. Татарстан Диния нәзарәте  чакыруы буенча әлеге илдән быел йөздән артык коръән-хафиз безнең республикага килгән.

Ифтар мәҗлесе барышында Кызылъяр авылыннан Мәгъдәнур хәзрәт Асылгәрәевка, Габделәхәт хәзрәт Җиһангәрәевка һәм Яңа Чүте авылыннан Миңнеһади хәзрәт Мөкатдисовка рәхмәт хатлары тапшырылды.

Индира Сәйфуллина

 

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев