Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулы умартачылары кышкы сезонга керде

Көннәр салкынайта башлау белән умарта асраучылар бал кортларын кышкылыкка әзерләү хәстәрен күрә башлыйлар. Умарта кортлары кышка кергәндә тәрбия сорыйлар. Исергәп авылында яшәүче Камил Шәмсуаров та умарталыгын кышка әзерли.

– Мин илле елдан артык умарта кортлары асрау белән мәшгуль, – ди Камил Шәмсуаров. – Бу өлкәдә әзме-күпме тәҗрибәм бар. Быел сәламәтлегем какшау сәбәпле, умарталарның баш саны кимеде, шулай да үзебезнең гаиләбезгә, балаларга җитәрлек бал алдык. Әле менә кышкы сезонга аларны әзерләү белән йөрибез. Бу юлы умарта карарга оныгым Раяз белән чыктык. Җәй көне дә ярдәмче оныкларым күп. Берсе дә бал кортыннан курыкмыйлар. Баштагы мәлләрдә зуррак оныкларым – Айнур, Ильяс, Радмир, Данияр, Дамир караша иде. Хәзер әкренләп кенә кечкенәрәкләрен алып чыгам. Радель оныгымны умарта күче җыярга да өйрәттем быел. Бүген без умарта кортларын авыруларга каршы төрле препаратлар белән эшкәрттек. Аларның да авырулары күп төрле. Һәрберсен вакытында күреп, белеп алып карамасаң, умарта кортлары бик тиз үлеп бетәләр.

Умартачы сүзләренчә, кышка кергәндә бигрәк тә умарталар кышлаячак урынга игътибар бирергә кирәк. Бина эче билгеле бер температурада(4-6 градустан да эссе булмаган), тыныч һәм яктылык төшми торган булырга тиеш. Умарталар артык дымны да яратмый икән.

–Умарта кортларын кышкылыкка урамда да калдырырга була. Тик без бит кышның ничек киләсен алдан  белеп бетермибез, шуның өчен бу бал кортлары өчен куркынычрак, – ди Камил Шәмсуаров. – Кышкылыкка ышанычлырак урынга куелса, әлбәттә, күңел тынычрак була. Яхшы кышлап чыккан умарта иртә яздан ук көчле була һәм яхшы , мул уңыш алуга да өмет зуррак.

Индира Сәйфуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Славатруду #Бавлы