Җәмгыять рубрикасы буенча яңалыклар
-
Баулыда өченче тапкыр токмач фестивале үтте
Бүген Кызылъяр авылы мәдәният йортында «Токмач-баттл» диеп исемләнгән гастрономия фестивале оештырылды.
-
Исергәп авылы мәчетендә өлкән буынны хөрмәтләгәннәр
Мәҗлес картлар көне уңаеннан узган.
-
Баулы районында демографик вәзгыять: яңа гаиләләр һәм борчулы саннар
Баулы ЗАГСы тугыз айлык эшчәнлегенә йомгак ясады.
-
Бәйрәм күчтәнәчсез булмый
Өлкәннәр көне уңаеннан, Салих авылында пенсионерларга азык-төлек пакетлары таратканнар.
-
Татар Томбарлысы авылы өлкәннәрен зурладылар
Өлкәннәр декадасы уңаеннан Баулы районы буенча да масштаблы бәйрәм чаралары колач алды. Татар Томбарлысы авылы өлкәннәре өчен “Әбиләр чуагы” дип исемләнгән бәйрәм һәр кеше күңеленә хуш килердәй итеп оештырылды.
-
Шалты авылы өлкәннәре бәйрәм табынына җыелды
Һәр ел октябрь аеның беренче ун көнен өлкәннәр декадасы итеп кабул итәбез. Бу чорда инде гомер көзенә кергән зирәк буынга игътибар аеруча арта. Алар өчен яки алар катнашында төрле бәйрәм чаралары, ял сәгатьләре, очрашулар үткәрелә. Шундый бәйрәмчә очрашу Шалты авылы мәдәният йортында да үтте.
-
Октябрьнең соңгы атнасында алты көн эшләячәкбез
Быел көзен безне алты көнлек эш атнасы көтә. Ул 28 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта Дәүләт Думасы искә төшергән.
-
Татарстанда урып-җыюга йомгак ясалды
Татарстан аграрийлары быел бөртеклеләрдән 10 процентка кимрәк уңыш алды.
-
Баулылар Дөньякүләм проектта катнаша ала
2024 елның 1 октябреннән XXIX Дөньякүләм “Әдәби марафон” проекты башлана.
-
Баулы юбилярлары: пар сукмактан – алтын туйга
Татар Томбарлысы авылында яшәүче Рәиз һәм Гөлзия апа Галимҗановлар алтын туйларын билгеләп үтә. 50 ел парлап гаилә юлыннан атлаучы бу гаиләне белмәгән, хөрмәт итмәгән кеше юктыр.
-
Баулы хәрбие әнисе: “Еларга кирәкми, теләргә кирәк”
Бүгенге көндә Баулы шәһәре һәм районыннан 300 гә якын ир-ат махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә. Аларның 180е – мобилизация буенча, ә калганнары, үз теләкләре белән, контракт нигезендә киткән. Мобилизацияләнүчеләр арасында Хәнсевәр авылыннан “Фара” позывнойлы хәрби дә, махсус хәрби операция игълан ителгәннең беренче көннәреннән үк, ил сагына баскан. “Баулы-информ” хәбәрчесе аның әнисе белән аралашты.
-
Медицина-психологик ярдәм күрсәтелә
Балалар һәм әти-әниләр, 8-800-2000-122 номеры аша, тәүлек буе эшли торган Гомумроссия ышаныч телефонына шалтырата ала.
-
Баулы фармацевты: “Язмышыма рәхмәтлемен”
25 сентябрьдә Бөтендөнья фармацевтлар көне билгеләп үтә. Баулы район үзәк даруханәсе провизор-технологы Римма Ганиева бу өлкәдә 35 елдан артык хезмәт куя.
-
Пенсионерларның пенсияләре артачак
Россия Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең (РАНХиГС) хезмәт хокукы буенча белгече Линда Рыжих хәбәр итүенчә, 2025 елда пенсияләр 6,7 процентка артачак.
-
Татарстанда тәрбиягә бала алган 299 гаилә бер тапкыр бирелә торган пособие алды
Быел тәрбиягә бала алган 299 гаиләгә Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге бер тапкыр бирелә торган пособие түләде. Бу максатларны тәэмин итүгә 11,5 миллион сумнан артык акча юнәлтелде.