Авыл хуҗалыгы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Татарстанда терлекчелек тармагында 11 айда акчалата керем 67,3 млрд. сумга җитте
Терлекчелек тармагының 11 айдагы эшенә йомгаклар һәм сөт җитештерү буенча агымдагы вәзгыять турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җиткерде.
-
Дуңгызчылык предприятиеләре җитәкчеләре игътибарына
2020 елның 24 декабрендә Зәй районының аучылык хуҗалыкларында (Карамалы, Багряж, Елхово) кабаннардан алынган пробаларның мониторинг тикшеренүләрендә АЧС булуы ачыкланды.
-
Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан эш башлаучы фермерларга грант ярдәмен киңәйтү турында карар имзаланды
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин авыл хуҗалыгын үстерү буенча дәүләт программасына үзгәрешләр кертү турында карарны имзалады.
-
Терлекләрне маркировкаларга өйрәттеләр
“Берлек” җәмгыятенең терлекчелек комплексында мөгезле эре терлекне идентификацияләү буенча семинар булды. Анда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, республика мәгълүмат-исәпләү үзәге, хуҗалыклар вәкилләре катнашты.
-
Хәзер цифрлаштыру бара, чиратта – роботлаштыру
2020 ел районның авыл хуҗалыгы тармагы өчен якындагы елларда үсешенә фундамент булырга мөмкин. 2019 ел белән чагыштырганда, агымдагы елда барлык производство күрсәткечләре диярлек үсешкә ирешкән.
-
Иң яхшы 200 комбайнчы 100әр мең сум акча алачак
Август аенда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан «Иң яхшы комбайнчы - 2020» республика конкурсы игълан ителгән иде, ул комбайнчы һөнәренең абруен күтәрү һәм популярлаштыру, уңышны оператив һәм сыйфатлы җыеп алу, шулай ук Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында урып-җыю техникасы паркын нәтиҗәле куллану максатларында ел саен уздырыла.
-
Татарстанда бәрәңге җыю төгәлләнде
Татарстанда бәрәңге җыюны тулысынча төгәлләделәр, 4 мең гектардан 108,6 мең тонна бәрәңге җыеп алынды, республика буенча уртача уңыш - 273 ц/га. Иң яхшы бәрәңге уңышы Балтач районында, анда гектардан уртача уңдырышлылык 444 ц/га булды.
-
Миңнеханов Татарстанның авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Россиядә Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.
-
Татарстан ашлыкның тулаем җыемы буенча 12 ел элек куелган рекордны узып китте
Республикада 5,4 миллион тонна ашлык суктырылды.
-
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы түләүсез онлайн дәрескә чакыра
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 29 сентябрьдә 10:00 сәгатьтә «Агрополия» онлайн мәктәбе кысаларында икенче дәрес узачак.
-
Авыл хуҗалыгына кагылышлы барлык мәсьәләләр буенча Министрлыкның колл-үзәгендә консультация алырга мөмкин
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 8-800-444-16-70 бердәм кайнар линия телефоны эшләвен дәвам итә.
-
Татарстанда аграрийлар өчен бердәм белем бирү платформасы эшли башлады
Онлайн-мәктәп укытучылары Россиянең төрле төбәкләреннән килгән экспертлар булачак.
-
Татарстанда рапс, шикәр чөгендере һәм бәрәңге җыя башладылар
37 район игенчеләре бөртекле культуралар җыюны төгәлләде.
-
Татарстанда фермерлар өчен 30 млн сумга кадәр яңа грант булачак
Бу грантка крестьян хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр, авыл хуҗалыгы кулланучы кооперативлары керми дәгъа итә алмый.
-
Баулылар колагына: терлекләрнең сәламәтлеген тикшертер вакыт
Көзге-кышкы чор – хуҗалыкларында терлек асраучылар өчен җаваплы вакыт. Кышлату сезонына әзерләнү белән беррәттән мал-туарның сәламәтлегенә дә зур игътибар бирергә кирәк. Бу хакта без Баулы дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы Илшат Гаязов белән сөйләштек.