Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Татарстанда аграрийлар өчен бердәм белем бирү платформасы эшли башлады

Онлайн-мәктәп укытучылары Россиянең төрле төбәкләреннән килгән экспертлар булачак.

Татарстанда авыл хуҗалыгы бердәм белем бирү платформасы эшли башлады. Ул аграрийларны укыту өчен булдырылган. Бушлай сынау дәресләренә теркәлү башланды инде.

 «Ресурс агросәнәгать комплексы өлкәсендә яңа белемнәр алырга, заманча технологик карарлар һәм күнекмәләрне практик куллану өчен инструментлар алырга мөмкинлек бирәчәк. Аграрийлар өчен сайланган өлкәдә осталыкны арттыру рентабельлекнең бөтенләй яңа күрсәткечләренә чыгарга мөмкинлек бирәчәк. Платформа эре предприятие белгечләре өчен дә, зур булмаган фермер хуҗалыклары өчен дә, шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен дә билгеләнгән», – диде Республика мәгълүмат-исәпләү үзәге генераль директоры Нияз Хәлиуллин.

Курсларда сөт терлекчелеге, умартачылык, төгәл игенчелек технологияләре, биологияләштерү һәм нәтиҗәле орлыкчылык турында сөйләячәкләр. Моннан тыш, фермерлар өчен салым салу системаларын ачыкларга һәм җитештерелгән продукцияне сертификацияләргә ярдәм итәчәкләр, «Меркурий» системасы белән эшләргә өйрәтәчәкләр.

Россиянең төрле төбәкләреннән килгән экспертлар агробизнес өчен онлайн-мәктәп укытучылары була. Бу тәҗрибә уртаклашырга һәм иң яхшы тәҗрибәләрне кулланырга мөмкинлек бирәчәк.

«Агрокыр» платформасын эшләү Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка бу елның июлендә «Татарстанда кыр көне»ндә тәкъдим ителде. Киләчәктә мәктәпне федераль дәрәҗәгә җиткерү планлаштырыла. 

Фото: pixabay.com

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/agriculture/21-09-2020/tatarstanda-agrariylar-chen-berd-m-belem-bir-platformasy-eshli-bashlady-5773228

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X