Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Татарстанда бәрәңге җыю төгәлләнде

Татарстанда бәрәңге җыюны тулысынча төгәлләделәр, 4 мең гектардан 108,6 мең тонна бәрәңге җыеп алынды, республика буенча уртача уңыш - 273 ц/га. Иң яхшы бәрәңге уңышы Балтач районында, анда гектардан уртача уңдырышлылык 444 ц/га булды.

Ә Татарстан фермерлары үстергән бәрәңгене шимбә көннәрендә уза торган гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә арзанрак бәядән сатып алырга мөмкин.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, ашлык кукурузы 10,3 мең гектардан (фаразга карата 23%) 57,6 мең тонна җыеп алынган. Көнбагыш 88,7 мең гектардан (74%) 149,5 мең тонна җыеп алынган.

Шикәр чөгендерен җыю белән 11 район шөгыльләнә. Аны алуны Апас, Зәй һәм Бөгелмә районнары төгәлләделәр. Финиш сызыгында – Тукай, Сарман, Буа һәм Минзәлә районнары.

Республикада рапс җыю да дәвам итә. Бүгенге көнгә 29 район игенчеләре рапс җыюны төгәлләделәр, 150029,2 тонна җыелган. Азнакай, Аксубай, Баулы, Чүпрәле, Балык Бистәсе, Тукай районнары аны җыюны төгәлләп киләләр.

Республика районнарында сезонлы башка эшләр дә дәвам итә. Аерым алганда, туфрак эшкәртү 1653,7 мең га мәйданда башкарылган, бу фаразга карата 92% тәшкил итә, шул исәптән тирәнтен сөрү — 838 мең га.


Фото: pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев