Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Терлекләрне маркировкаларга өйрәттеләр

“Берлек” җәмгыятенең терлекчелек комплексында мөгезле эре терлекне идентификацияләү буенча семинар булды. Анда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, республика мәгълүмат-исәпләү үзәге, хуҗалыклар вәкилләре катнашты.

Октябрьдә Татарстанның барлык хуҗалыкларында мөгезле эре терлекне идентификацияләү башланды. Моны бар хуҗалыкларда эшләүнең сәбәбе – терлекләр арасында инфекцияле авырулар таралуны булдырмау зарурлыгы. Республика белән чиктәш төбәкләрдә имин булмаган эпизоотик хәл теркәлгән.

Республика мәгълүмат-исәпләү үзәге вәкиле Данис Сәйфетдинов семинарда катнашучыларга терлекләрне бердәм идентификацияләү программасының асылын аңлатты. Аның сүзләренә караганда, бозауларны, тугач, бер тәүлек эчендә чиплаштыралар. Бөтен яңа туган бозау системада билгеле бер сан белән идентификацияләнә. Шулай ук аның электрон паспорты ясала, анда терлек турында бар мәгълүмат язып барыла. Мәсәлән, вакциналаштыру, прививка, аның яше, физиологик хәле.

Терлекне мәгълүмат системасына хуҗалык белгече терки, ә аның идентификациясен дәүләт ветеринария хезмәте белгече раслый.

Шунысын әйтү урынлы булыр: авыл хуҗалыгы берләшмәләре терлекләрен генә түгел, шәхси ярдәмче хуҗалык терлекләрен дә чиплаштыру кирәк булачак.

Семинарда үзәк белгече терлекләргә бирка тагуны, терлекне программада теркәү өчен мәгълүматларның ничек кертелүен күрсәтеп сөйләде.

 Чиплаштыру процессы “Миңнуллин” хуҗалыгында башланган, “Берлек” җәмгыятендә дә актив рәвештә кертелә.

Семинарда катнашучылар белгечкә сораулар бирделәр. Ахырда дуңгызларда Африка чумасы темасы да күтәрелде, чөнки Алабуга һәм Зәй районнары территорияләрендә бу авыру очраклары теркәлгән. Шуның белән бәйле рәвештә, терлекләре булган кешеләрнең саклык чараларын күрүләре сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев