Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Хәзер цифрлаштыру бара, чиратта – роботлаштыру

2020 ел районның авыл хуҗалыгы тармагы өчен якындагы елларда үсешенә фундамент булырга мөмкин. 2019 ел белән чагыштырганда, агымдагы елда барлык производство күрсәткечләре диярлек үсешкә ирешкән.

Баулы районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы вазифаларын башкарган Фәрит Кыямов аграр тармак җитәкчеләре киңәшмәсендә чыгыш ясаганда шундый нәтиҗәгә килде.

Аның сүзләренә караганда, 2020 елда ашлыкның тулаем җыемы 88 мең тонна тәшкил иткән. Уңыш яхшы булган 2017 елда әлеге күрсәткеч 80 мең тонна булган.

2020 елда көтелгән акчалата керем 1 миллиард 33 миллион сум тәшкил итә, 2019 ел белән чагыштырганда, 18 процентка күбрәк.

Агымдагы елда айлык хезмәт хакы, 8 процентка артып, 23717 сум тәшкил иткән.

 Фәрит Кыямов аграрийлар җитештерә торган азык-төлеккә сорау артуны билгеләп үтте. Узган еллар белән чагыштырганда, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләрдән сатып алу бәяләре дә арткан. Боларның барысы да авыл хезмәтчәннәрен алга таба үсешкә стимуллаштырырга тиеш. Фәрит Фатыхович хуҗалык җитәкчеләрен тагын да инициативалырак булырга чакырды, кайбер авыл хуҗалыгы берләшмәләрен мисал итеп китерде. Мәсәлән, “Берлек” җәмгыятендә терлекчелекне цифрлаштыру программасы уңышлы үзләштерелә, моноазык җитештерү җайга салынган. Ул “Хаҗиев” һәм “Николашкино” хуҗалыкларын уңай яктан телгә алды. “Хаҗиев”та терлекчелек продукциясе җитештерү арту 38 процент тәшкил иткән, ә “Николашкино”да исә күп продукция бирә торган таналар алу буенча шактый эш башкарылган, ә бу киләсе елларда терлекләрнең продукция бирүчәнлеген арттыруга нигез булып торырга тиеш. Фәрит Кыямов үсемлекчелек өлкәсендә “Исламгалиевлар” хуҗалыгын телгә алды. Анда, республикада беренче буларак, сыек ашламалар кертү өчен эремә узелы төзегәннәр. Хәзерге вакытта эремә узеллары төзү һәм органик игенчелек республика тарафыннан стимуллаштырыла, ягъни чыгымнарның бер өлешенә субсидия бирелә.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең производство-маркетинг бүлеге консультанты Марат Билалов терлекчелек тармагы эшенә анализ ясады. Чыгышында сыерларны бозаулату мәсьәләсенә аерым игътибар бирде. “Хаҗиев”, “Берёзовские зори”, “Миңнуллин” хуҗалыкларында бозаулар алдагы елга караганда күбрәк туган, ә башка хуҗалыкларда күрсәткеч артмаган яки кимегән. Нәтиҗәдә, районда 3556 бозау туган, бу узган ел дәрәҗәсенә 98 процент тәшкил итә. Марат Билалов билгеләп үткәнчә, кайбер хуҗалыкларда сыерларның бозаулавы бары 60-70 процент кына. Әлеге күрсәткеч товарлыклы-сөтчелек фермалары эше нәтиҗәлелегенең мөһим факторы булганлыктан, докладчы сәламәт булмаган терлекләрне дәваларга яки бракка чыгарырга, нәселле таналар сатып алу хисабына көтүне яңарту белән  җитдирәк шөгыльләнергә киңәш итте. Шулай ук ул лейкозлы сыерларны планлы алыштыру кирәклегенә басым ясады. Таналар сатып алуның бер өлешенә республика бюджетыннан субсидия бирелә.

Җитештерү нәтиҗәлелеген арттыру темасы авыл хуҗалыгы идарәсенең производство-маркетинг һәм финанс-икътисад бүлекләре начальниклары чыгышларында да ассызыкланды. Элек авыл хезмәтчәннәре өчен төп бурыч кырларга традицион бөртекле һәм азык культуралары чәчү булса, хәзер исә эшне мөмкин кадәр күбрәк нәтиҗәлелеккә ирешүгә исәп тотып планлаштыру зарур. Җитәкчеләргә югары маржиналь культуралар чәчү вариантын карарга, югары чыгымлы  культураларны үстермәскә, ә сатып алырга тәкъдим иттеләр. Ә терлекләргә печән һәм фураж ашату – хәзер кичәге көн икән, докладчылар хуҗалыкларга мөгезле эре терлек үстерү вакытын киметә торган моноазыкка күчәргә киңәш иттеләр.

“Хезмәткә дан” хәбәрчесе, аграрийлар киңәшмәсендә булып, авыл хуҗалыгы тармагында актив рәвештә заманча технологияләр кертелүенә инанып кайтты. Мәсәлән, райондагы кайбер хуҗалыкларда сыерның буаз булу-булмавын УЗИ ярдәмендә билгеләү – бүгенге көн чынбарлыгы. Хәзер инде фермаларның киләчәктә нәтиҗәле эшләвен роботлаштыруда күрәләр, һәм бу инде фантастика түгел, ә чынбарлык. Ульяновск һәм Түбән Новгород өлкәләреннән килгән хуҗалык вәкилләре баулыларга әлеге юнәлештә эш тәҗрибәләре турында сөйләделәр. Бүгенге көндә кайбер хуҗалыкларда кадрлар кытлыгы күзәтелсә, киләчәктә хәзер эшләүчеләре дә артык булуы бар. Заманча технологияләр производство процессының кеше факторына бәйлелеген бетерергә мөмкинлек бирә.    

Фото: ixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев