Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Баулылар колагына: терлекләрнең сәламәтлеген тикшертер вакыт

Көзге-кышкы чор – хуҗалыкларында терлек асраучылар өчен җаваплы вакыт. Кышлату сезонына әзерләнү белән беррәттән мал-туарның сәламәтлегенә дә зур игътибар бирергә кирәк. Бу хакта без Баулы дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы Илшат Гаязов белән сөйләштек.

  • Яз һәм көз айларында терлекләргә ветеринар чаралар үткәрү мөһим. Август аеннан безнең районда маллардан кан алу эшләре башланды, – дип сөйләде ул. – Кан алу белән без терлекләрне лейкоз, бруцеллез, туберкулез кебек авыруларга тикшерәбез. Халыкка мөрәҗәгатем шул: малларны ветеринар белгечләргә күрсәтеп, тикшертсеннәр иде. Чөнки сәламәт терлектән генә сәламәт ризык алып була.

Илшат Гаязов сүзләренчә, ел әйләнәсе йорт хайваннарыннан алып эре мөгезле терлекләргә кадәр котыру авыруына каршы да вакцинация үткәрәләр. Ул бушлай ясала. Әлеге авыруның никадәрле куркыныч булуы хакында да ассызыклап үтте ул.

– Котыру авыруы төрлечә узарга мөмкин. Аны тыныч һәм көчле формага бүлеп карыйлар. Тыныч формада булганда, хайваннар үзләрен гадәттәгедән тынычрак тоталар, селәгәйләре ага, уттан һәм судан куркалар, ризыктан тулысынча баш тарталар, караңгы почмакка посып кына утыралар. Мондый очракларда, тиз арада безгә – ветеринария берләшмәсе белгечләренә мөрәҗәгать итү зарур. Авыру хайван башкалардан изоляцияләнә, сәламәт терлеккә прививка ясала, алар яшәгән бина дезинфекцияләнә. Котыру авыруы диагнозы лаборатория юлы белән генә раслана.

Йорт хайваннарында һәм терлекләрдә авыру билгеләре күренгән очракта кичекмәстән ветеринария берләшмәсенә 5-77-23, 5-77-38 телефоннарына шалтыратырга кирәк. Ә авыл җирлекләрендә ветеринар пунктларга мөрәҗәгать итәргә була.

 

Индира Сәйфуллина

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев