Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Татарстан ашлыкның тулаем җыемы буенча 12 ел элек куелган рекордны узып китте

Республикада 5,4 миллион тонна ашлык суктырылды.

Татарстан бөртеклеләрнең тулаем җыемы буенча 12 ел элек куелган рекордны узып китте. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Хөкүмәт йортында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

«Быелгы елга килгәндә, 5,4 миллион тонна ашлык суктырылды. Күргәнебезчә, бу соңгы 12 елдагы рекордлы күрсәткеч. Бу – яхшы нәтиҗә», - дип хәбәр итте спикер.

Республикада 2 миллион тонна шикәр чөгендере, 1,5 миллион тонна бәрәңге һәм яшелчә үстерелгән.

Бу якшәмбедә Россиядә Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне билгеләп үтеләчәк. Әлеге вакыйгага багышланган бәйрәм бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә уза, анда Татарстан Президенты авыл хезмәтчәннәренә бүләкләр тапшырачак.

Элегрәк республиканың Буа, Арча һәм Тәтеш районнарының (һәркайсы 200 мең тоннадан артык) иң күп ашлык җыеп алуы билгеле булган иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев