Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Яллары күңелле башланды

Васькино-Туйралы авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре быел да авыл балалары өчен "Аҗаган" хәрби-спорт уены оештырдылар.

9-14 яшьлек 20 малайны һәм кызны берләштергән ике команда пневматик винтовкадан ату, каршылыклы дистанциядә һәм башка төр ярышларда көч сынашты. Балалар шулай ук Бөек Ватан сугышына багышланган викторинада да катнаштылар.
Авыл мәдәният йорты директоры Татьяна Михайлова, сәнгать җитәкчесе Владимир Будин һәм аккомпаниатор Людмила Люлина балалар белән тәмәкенең һәм наркоманиянең зарары, беренче медицина ярдәме күрсәтү, заложник итеп алынсаң нишләргә икәнлеге турында әңгәмә оештырдылар.
Чара ахырында Игорь Егоров һәм Андрей Михайлов җитәкчелегендәге командалар "Аҗаган"да катнашкан өчен дипломнар белән бүләкләнделәр. Аннан соң өлкәннәр дә, балалар да Владимир Будин әзерләгән тәмле шашлыктан авыз иттеләр. Ул балаларга икеләтә тәмле тоелды, чөнки алар аны әзерләүгә үз өлешләрен керттеләр - учак өчен утын әзерләделәр.
Уен авыл кешеләре ярдәме белән үткәрелде. Геннадий Демидов, Виталий Григорьев һәм Василий Петров үз бинокльләрен, пневматик винтовкаларын һәм автомашина өчен прицеп биреп торганнар, ә шәхси эшмәкәр Алексей Портнов штаб төзү өчен такталар белән тәэмин иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев