Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Укырга бервакытта да соң түгел

Өченче буын университеты студентларының яңа уку елы башланды.

"Компьютерда эшләү нигезләре" факультетына университетта ихтыяҗ аеруча зур. Әлегә бирегә 34 пенсионер йөри. Факультетка Россия пенсионерлар берлегенең Баулы бүлеге әгъзалары гына языла ала. Ә әгъза булу өчен бары тик анкета тутырырга гына кирәк. Бүгенге көндә берлектә 360тан артык кеше исәпләнә. Аларның кайберләренең компьютерда эшләү күнекмәләре бар инде, алар бирегә белемнәрен арттыру өчен киләләр. Хәер, аның өчен генә дә түгел! Чөнки әлеге факультетлар, беренче чиратта, аралашу үзәге булып тора, ә бу исә пенсия яшендәге кешеләргә аеруча кирәк. Мәсәлән, Чулпан Зарипов элек "Пенсионер сәламәтлеге" факультетында шөгыльләнгән, хәтта республика күләмендә үткәрелгән ярышларда да катнашкан. Быел ул хатыны Зәния белән информатика буенча белем алырга карар кылган. Факультетка студентлар туплануы турында "Хезмәткә дан" газетасы аша белгән. Ә Ананий Белов - университет турында мунчага баргач ишеткән. Ул да буш вакытын файдалы итеп үткәрергә ниятләгән.
2нче мәктәп базасында урнашкан "Компьютерда эшләү нигезләре" факультетында уку елын ачуда район башлыгы урынбасары Миңнефоат Хәсиятуллин, Пенсия фонды идарәсе начальнигы Станислав Тимофеев, мәктәп директоры Вера Подавалова һәм Пенсионерлар берлеге бүлеге рәисе Альбина Сәмигуллина катнаштылар. Студентларны сәламләп, алар биредә алынган белем ярдәмендә торак-коммуналь хезмәтләргә түләргә, төрле хезмәтләргә мөрәҗәгать итәргә, интернет аша гаризалар тутырырга мөмкин булуын билгеләп үттеләр.
Өченче буын университетына йөрүче кеше, лаеклы ялда булуына карамастан, элеккеге кебек үк, үзен җәмгыятьнең бер өлеше итеп хис итә. Факультетларны ачудан тыш (сәламәтлек, кул эшләнмәләре, немец теле, ислам төркемнәре), Пенсионерлар берлеге экскурсияләр оештыра, конкурсларда, ярышларда катнаша һәм җиңү яулый. Агымдагы елда икътисад һәм хокук, гарәб теле һәм татар теле төркемнәре ачу планлаштырыла. Барысы да пенсионерларның теләкләренә бәйләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев