Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Туган телгә тугрылык

Туган телгә тугрылык 21 февральдә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Районыбызда яшәүчеләрнең күпчелегенең туган теле - рус теле. Аны популярлаштыруга ветераннарның үрнәк рус халык хоры зур өлеш кертә.

Рус җыры... Күпме сагыш һәм моң, зирәклек, дәрт-ялкын һәм чаялык анда. Ветераннар җырлаган бер җырда шундый сүзләр бар: моңлы рус җыры картаймаска ярдәм итә. Узган елның ноябрь аенда хорның 25 еллыгы бәйрәм ителде. Тантаналы чарада хор җитәкчесе Любовь Лазаревага район башлыгы Альберт Хәбибуллин тапшырган Рәхмәт хатында коллективның репертуары җыр сәнгатенең йөзек кашы булуы турында әйтелгән. Моның белән килешмичә мөмкин түгел. Халык хоры рус телендә 100дән артык әсәр башкара. Ул Ватан һәм мәхәббәт, сугыш һәм тынычлык турында җырлый. Чирек гасыр дәвамында хор 200дән артык концерт куйган, региональ һәм республика конкурсларында күп тапкырлар лауреат исемен яулаган. Казандагы концертларның берсендә хор икмәк турындагы җырны башкарганнан соң, республика президенты Минтимер Шәймиевнең сәхнәгә күтәрелеп, аларга күпереп пешкән икмәк тапшыруы ветераннар өчен аеруча истәлекле вакыйга булган. Бу җырны соңыннан республика радиосына да яздырганнар.
Республика башкаласының 1000 еллыгы хөрмәтенә "Михаил Калинин" теплоходында оештырылган сәяхәт вакытында чыгыш ясап, хор һәм үз шигырьләрен укыган Николай Владимиров тамашачыларда соклану хисе уятканнар. Ул чакта безнең ветераннарыбыз барлык номинацияләрдә дә беренче урыннарны яулаганнар.
Любовь Григорьевна - хорның алыштыргысыз җитәкчесе, гаҗәеп талантлы кеше, аннан башка хор оешмас иде. Ул болай дип искә ала:
- Баулыга мин 1968 елда, Әлмәт музыка училищесын тәмамлаганнан соң килдем. Балалар сәнгать мәктәбендә 43 ел эшләдем. Ветераннар хорын оештыру уе миндә күптәннән яшәп килде. 1986 елда мин бу эшкә тотындым. Матур тавышлы хатыннарын яисә ирләрен репетициягә җибәрүләрен сорап, җәмәгатьләре каршында тезләнергә диярлек туры килде. Безнең беренче концертыбыз 1986 елның 7 ноябрендә булды. Без үз иҗатыбыз белән рус җырының, рус теленең кабатланмас матурлыгын, рус кешесенең күңел тирәнлеген ачып бирергә телибез. Бездә башка телләрдә җырлый белүчеләр дә бар. Коллектив төрле милләт кешеләренә бай, без бер-беребезне хөрмәт итәбез.
Коллективның иҗтимагый әһәмияте бик зур, ул 20 ел дәвамында " Үрнәк халык хоры" исемен йөртә һәм аны инде 4 тапкыр раслады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев