Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Туган телгә мәхәббәт тәрбиялиләр

6нчы мәктәптә Халыкара туган тел көненә багышланган славян язуы бәйрәме булып узды.

21 февральнең кояшлы матур иртәсендә шәһәр һәм авыл мәктәпләре укучылары үзләренең рус теле һәм әдәбияты укытучылары белән бергә 6нчы мәктәпкә славян язуы бәйрәменә җыелдылар. Һәр елны Халыкара туган тел көненә багышлап уздырылучы әлеге чара грамоталылыкны пропагандалау, рус теле һәм әдәбиятына кызыксыну уяту максатында уздырыла.
Мәктәпләрнең иҗат төркеме чыгышлары славян язуы һәм әдәбиятына, шулай ук язучылар, әсәрләр юбилеена багышланган иде. 6нчы мәктәп укучылары "Иван Фёдоров - беренче китап басучы", 1нче мәктәп "Сергий Радонежский тормышыннан" презентацияләрен тәкъдим иттеләр. 5нче мәктәпнең "Пётр һәм Феврония Муромскийлар турында повесть", Алексеевка иҗат төркеменең "Славян язуы һәм әдәбияты" әсәрләреннән сәхнәләштерелгән өзекләре дә җанлы булды. Поповка мәктәбе укучылары төнлә учак янында ат саклаучы яланаяклы малайларны оста итеп күрсәттеләр - алар С.Тургеневның "Бежин луг" әсәреннән өзек куйдылар. Александровка мәктәбе һәм 6нчы мәктәп укучылары да сәхнәдә ышандырырлык образлар тудыра алдылар.
Чараны оештыручы 6нчы мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы А.Самонина әйтүенчә, мондый чараларда катнашып, укучылар славян язуы тарихы турындагы белемнәрен арттыра, үзләренең сәләтләрен ача.
Бәйрәмгә багышлап чыгарылган газеталарның һәрберсе матур һәм эчтәлекле иде. Стена газеталары арасындагы конкурста беренче урынга 5нче мәктәп лаек булды, икенче урында - Алексеевка мәктәбе, өченче урында - Кырымсарай һәм Александровка мәктәпләре. Бу көнне рус теле һәм әдәбияты буенча үткәрелгән олимпиадаларның муниципаль турында җиңү яулаучыларга һәм призлы урыннарга ия булучыларга грамоталар да тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев