Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

ТР Прокуратурасы укучыны ашханәгә кертмәгән завучларның үз-үзен тотышын тискәре бәяләгән

Социаль челтәрләрдә мәктәп укучысын ашханәгә кертмәүләре сурәтләнгән видео чыкканнан соң, Чаллы прокуратурасы тарафыннан 13нче мәктәптә үткәрелгән тикшеренүнең нәтиҗәләре билгеле булды. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр иткән.

Яр Чаллы шәһәренең 13нче мәктәбендә булган хәл турында язган идекhttp://bavly-tat.ru/news/m%D3%99garif/tatarstan-prokuraturasy-challyda-ukuchyny-mktp-ashkhansen-kertm-ochragyn-tiksher

Күзәтчелек ведомствосында искәртүләренчә, җиденче сыйныф укучысы ашханәгә ризык сатып алырга кермәкче булган, әмма ишек янында кизү торган завучлар аны үткәрмәгән.

«Моннан тыш, әлеге хезмәткәрләр, мәгариф һәм һөнәри этика турындагы закон таләпләрен тупас бозган – укучыга әдәпсез сүзләр әйткән», - диде Руслан Галиев.

Нәтиҗәдә, прокуратура Яр Чаллы башкарма комитеты җитәкчесенә, мондый хәлләр алга таба кабатланмавын сорап гариза тапшырган, шулай ук завучларны дисциплинар җаваплылыкка тарту мәсьәләсен дә күтәргән.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/28/179691/

Фото: скриншот

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев