Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Тормышны саклаучы реклама

Район мәгариф бүлегендә "Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы территориясендә 2006-2012 елларда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын үстерү" максатчан программасы кысаларында үткәрелгән социаль реклама продукциясе конкурсына йомгак ясалды.

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында "Яшел ут" балалар юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү буенча республика конкурсы кысаларында социаль реклама продукциясе конкурсы да оештырылды.

Анда районның 25 балалар бакчасының 20се катнашты. 1нче һәм 4нче балалар бакчалары үз материалларын барлык номинацияләрдә, ә 2, 8, 9 һәм 12нче балалар бакчалары берничә номинациядә тәкъдим иткәннәр. Нәтиҗәдә, "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча тышкы социаль реклама" номинациясендә 8нче балалар бакчасы баннеры иң яхшысы дип табылды. "Социаль видеореклама" номинациясендә 4нче балалар бакчасына тиңнәр табылмады. 1нче балалар бакчасы исә берьюлы ике номинациядә - "Социаль видеоролик сценарие" һәм "Сувенир продукциясе"ндә җиңүгә иреште.

Калган бүләкләргә 10нчы шәһәр һәм Покровский Урыстамак балалар бакчалары плакатлары, 8, 10, 12нче балалар бакчалары видеороликлары лаек булды. Соңгы видеороликны иҗат итүгә әтисе һәм улы алынганнар, моның белән гаиләнең һәм балалар учреждениесенең тыгыз хезмәттәшлегенең зарурлыгы күрсәтелгән. Поповка авылы балалар бакчасының видеоролигы жюри тарафыннан, авылларда мондый технологияләр белән кыенлыклар булуга да карамастан, мәгълүмати компьютер технологияләрен файдалануда кызыклы эш буларак билгеләп үтелде. 9нчы балалар бакчасы видеоролигы да игътибарга лаек дип табылды. Жюри шулай ук Александровка һәм Поповка балалар бакчалары әзерләгән ата-аналар өчен белешмәлекләрдә - авторлык шигырьләрен, 1нче балалар бакчасы белешмәлекләрендә актуальлекне билгеләп үтте. 4нче һәм 7нче балалар бакчалары сувенирлары да үзенчәлекле иде.

Әлеге район конкурсының иң лаеклы материаллары билгеләп үтелде һәм "ТР юл хәрәкәте куркынычсызлыгы фәнни һәм мәгариф программаларын финанслау дирекциясе"нең истәлекле призларына һәм бүләкләренә лаек булды. Алар, Казан шәһәренә рецензия алу һәм нәшер итү, киләчәктә балалар юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү эшендә файдалану өчен, балалар тормышы куркынычсызлыгы фәнни үзәгенә җибәреләчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев