Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Татарстан прокуратурасы Чаллыда укучыны мәктәп ашханәсенә кертмәү очрагын тикшерә

Күзәтчелек ведомствосында әйтелгәнчә, җитәрлек сәбәпләр булганда, прокурор реакциясе чаралары күреләчәк.

Татарстан прокуратурасы Яр Чаллыда педагогларның укучыны мәктәп ашханәсенә кертмәве төшерелгән видео барлыкка килгәннән соң, тикшерү эше башлады. Бу хакта Татарстан Прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

“Илдус Нәфыйков Яр Чаллы прокурорына Чаллыда мәктәп укучысын соңга калган өчен ашханәгә кертмәүләре төшерелгән видеоязманы тикшерергә кушты. Сәбәпләр җитәрлек булганда, прокурор реакциясе чаралары күреләчәк”, - диделәр күзәтү ведомствосында.

    “Татар-информ” хәбәр иткәнчә, видеоязма аңлатмасында завучлар баланы ашханәгә кертми диелгән. Әти-әнисе туклану өчен акча түләгән, тик укучы билгеләнгән вакытка соңга калган. 13нче мәктәп директорын башкарма комитетка чакыртканнар һәм аңлатма яздырганнар. Әлеге хәлгә Татарстанның Мәгариф министрлыгы да үз мөнәсәбәтен белдерде.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/14/178793/

Видео https://www.youtube.com/watch?v=ba7_wlyQ3XY&feature=youtu.be

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев