Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Татар теле укытучыларын гариза язып, эштән китәргә мәҗбүр итәләр

Казанның Яңа Савин районында урнашкан 7 нче санлы гимназиясендә эшләгән укытучылар сөйләвенчә, коллективтагы өч укытучыны гариза язып эштән китәргә мәҗбүр иткәннәр. Кыскатрырга ярамагач, мәктәп директоры укутучылардан үз теләкләре белән китү турында гариза яздырган. Каршы килгән очракта, эштән «статья буенча» җибәрерләр дип курыкканнар. Балаларга татар теле дәресе атнага ике тапкыр гына...

Казанның Яңа Савин районында урнашкан 7 нче санлы гимназиясендә эшләгән укытучылар сөйләвенчә, коллективтагы өч укытучыны гариза язып эштән китәргә мәҗбүр иткәннәр.

Кыскатрырга ярамагач, мәктәп директоры укутучылардан үз теләкләре белән китү турында гариза яздырган. Каршы килгән очракта, эштән «статья буенча» җибәрерләр дип курыкканнар.

Балаларга татар теле дәресе атнага ике тапкыр гына биреләчәк. Хәзер мәктәптә җиде татар теле укытучысы калды. Һәрберсе атнага нибары 18 сәгать укытачак.

8 нче ноябрьдә узган ТР Дәүләт Советы утырышында мәгариф һәм фән министры быелгы уку елы уртасында бер генә укытучы да кыскартылмаячак дип белдергән иде.

Чыганак: magarif-uku.ru

Фото: info-islam.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев