Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Укытучылар өчен ташламалы ипотека булырга мөмкин

Россиядә яшь белгечләрне мәктәпкә эшкә җәлеп итү өчен, укытучылар өчен ташламалы ипотека булдырырга җыеналар.

Россиядә яшь белгечләрне мәктәпкә эшкә җәлеп итү өчен, укытучылар өчен ташламалы ипотека булдырырга җыеналар. Бу турыда "Будущее России. Национальные проекты" порталы хәбәр итте.

Әлеге тәкъдимне Дәүләт Советының "Мәгариф һәм фән" юнәлеше буенча эшче төркеме утырышы вакытында керткәннәр.

Киров өлкәсе губернаторы Игорь Васильвның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әлеге мәсьәлә моңа кадәр "Хезмәт базары һәм кадрлар әзерләү" төркеме утырышында да күтәрелгән булган.

Дәүләт Советының әлеге утырышында илнең төрле төбәкләрендәге педагоглар катнашкан. Алар льготалы ипотека кертү турында сорап чыгыш ясаган.
Россия Мәгариф министрлыгы әлеге инициативаны тикшерергә әзер булуын раслаган.
"Киңәшләшү өчен проект буларак, әлеге тәкъдимне хуплый", - дип сөйләгәннәр федераль министрлыкның матбугат хезмәтендә.

 

 

Чыганак: "Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев