Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Педагогларга социаль челтәрләр алып баруда киңәшләр әзерлиләр

Тәкъдимнәр яңа уку елы башлануга әзер булырга мөмкин.

(Казан, 8 май, «Татар-информ»). Россия Мәгариф министрлыгы педагоглар өчен социаль челтәрләрне алып бару буенча киңәшләр булдыруны күздә тота. Бу хакта Дәүләт Думасы депутаты Дмитрий Свищев соравы буенча ведомство башлыгы Ольга Васильеваның җавабына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Парламентарий моңа кадәр укытучыларны социаль челтәрләрдә үз-үзләрен күрсәтү концепциясен эшләргә һәм Педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри этика кодексына тиешле төзәтмәләр кертергә тәкъдим иткән иде.

Россия Мәгариф министрлыгы җитәкчесе билгеләп үткәнчә, социаль медиа таралу шартларында педагогның һөнәри имиджын формалаштыру аеруча әһәмиятле була бара.

Васильева сүзләренә караганда, тәкъдимнәрне эшләү белән ул җитәкләгән министрлык Россия халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре профсоюзы белән берлектә шөгыльләнә.

Яз көне Алтай краенда укытучы Татьяна Кувшинникованың купальниктагы фотоларны бастырганнан соң эштән җибәрелүе аркасында җәнҗал куба.

Коллегаларын бөтен илдән педагоглар, шул исәптән «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Казан укытучылары да яклады. 

https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/08/185923/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев