Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Мәгариф министрлыгы 2019 елгы бердәм дәүләт имтиханы үзгәрешләре белән таныштырды

Төп дәүләт аттестациясен уздыруда яңа документлар 2018 елның декабрендә үз көченә керде.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы 2019 елгы бердәм дәүләт имтиханы үзгәрешләре белән таныштырды. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Төп дәүләт аттестациясен уздыруда төп гомуми һәм урта белем бирү программалары буенча яңа норматив документлар 2018 елның 22 декабрененнән үз көченә керде”, - диделәр ведомствода.

Мәктәпне тәмамлаучылар бердәм дәүләт имтиханын математикадан база яки профиль дәрәҗәдә тапшыра ала. Бердәм дәүләт имтиханы өчен баллар база дәрәҗәсендә төп дәүләт аттестациясе мәктәпләрдә, лицей, гимназияләрдә һәм урта һөнәри белем бирү йортларында тапшырылганда нәтиҗә буларак санала.

Гомумбелем бирү оешмаларында һәм урта һөнәри белем бирү йортларында математикадан профиль дәрәҗәдә тапшырганда бердәм дәүләт имтиханы өчен баллар төп дәүләт аттестациясе һәм югары уку йортларына керү өчен нәтиҗәләре итеп санала.

Сәламәтлекләре чикле укучылар өчен төп дәүләт аттестациясен тапшыру аларның теләге нигезендә мәҗбүри предметлар буенча гына башкарыла.

Рус теле буенча бердәм дәүләт имтиханы контроль-үлчәү материалларында төп акцент функциональ укуга ясалган.

Чит телләр буенча контроль-үлчәү материалларында икенче (альтернатив) – “Минем фикер” инша-фикер алышу темасы кертелгән.

Тугызынчы сыйныфтагыларга рус теленнән төп дәүләт аттестациясенә узу өчен 13 февральдә, өстәмә вакытлар 13 март һәм 6 май, йомгаклау сөйләшүен тапшыру кирәк. Мәктәп укучылары биредә “кычкырып уку”, “цитаталар кертеп сөйләп чыгу”, “монолог”, “диалог” тапшырачак.

https://tatarinform.tatar/news/2019/01/05/178288/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев