Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

имтиханнарга да күп калмады

ТР Министрлар кабинетында узган видеобрифингта быел БДИ үткәрүдә әллә ни әһәмиятле үзгәрешләр булмавын хәбәр иттеләр.

Югары уку йортларына кабул итү кагыйдәләре беркадәр үзгәргән. Олимпиадада җиңгән укучылар, шулай ук вузларга конкурстан тыш кабул ителергә хокуклы башка ташламачылар хәзер бу хокуктан бары тик бер тапкыр гына файдалана алалар.
Мәгълүмат-методика үзәге күрсәткечләре буенча, быел 11нче сыйныфны 287 кеше тәмамлаячак. Алар, нинди фән буенча БДИ тапшырачакларын күрсәтеп, гаризалар биргәннәр. БДИ таныклыгы 2013 елның 31 декабренә кадәр гамәлдә булачак.
9нчы сыйныф укучылары өчен (алар безнең районда 358 кеше) дәүләт йомгаклау аттестациясе традицион һәм яңа формада үткәреләчәк. Ике мәҗбүри фән - рус теле һәм математика яңа формада тапшырыла. 9нчы сыйныф укучылары өченче мәҗбүри фәнне - татар телен нинди формада тапшырачакларын үзләре сайлаячаклар. Татар телен 5 кеше яңа формада тапшырырга (БДИ үткәрүгә тәңгәл) теләк белдергән. Моннан тыш, 9нчы сыйныф укучылары үзләре сайлап алган ике фән буенча да имтихан бирәчәкләр. Дәүләт йомгаклау аттестациясе имтиханнарының гомуми саны 5тән артмаска тиеш.
http://www.abiturient.ksu.ru социаль-мәгариф челтәренең интернет форумында on-line режимында сораулар бирергә һәм тест үткәрүдә катнашырга була. БДИга хәзерлек дәрәҗәсен www.ege.edu.ru һәм http://www.fipi.ru рәсми сайтларында сынарга мөмкин. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының кайнар линия телефоны:
8-843-292-24-32.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев