Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Иренмәгән оста булыр

Кеше, иҗади шәхес булу өчен, нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? Иҗади уйларга, бар нәрсәгә иҗади якын килергә ничек өйрәтергә? Шәһәр мәктәпләренең технология педагоглары Салават Котлыев һәм Эльвира Насрыева әлеге сорауларга җавап эзлиләр.

Гадәти эш көне. Беренче мәктәпнең хезмәт кабинетлары урнашкан өлешендә эш кайный. Малайлар бүлмәсеннән пычкы, чүкеч тавышлары ишетелсә, кызлар тыныч кына әңгәмә корып утыралар.
Традиция буенча технология дәресләрендә малайлар металл һәм агачтан төрле эшләнмәләр ясый, кызлар кул эшләренә, көнкүрешне алып барырга, аш-суга өйрәнә. Төптән уйласаң, балаларны мөстәкыйль тормышка әзерләүдә хезмәт дәресләренең роле мәктәптәге башка дисциплиналарныкына караганда да зуррак. Әдәбият, алгебра, химия фәннәренең әһәмиятен һич кенә дә киметәсе килми. Ләкин һәр бала математик яисә химик булмый, ә ашарга әзерләү, төймә тагу яки кадак кагу кебек эшләрне белү тормышта һәрвакыт кирәк.
Технология дәресенең файдасы зур булса да, мәктәп программасында аңа сәгатьләр бик аз бирелгән. Укытучылар, вакытлары аз булуга да карамастан, укучыларга белем һәм күнекмәләрне тиешле күләмдә биреп баралар.
Салават Котлыев 1нче мәктәптә генә түгел, 2нче, 7нче мәктәпләрдә, 4нче гимназиядә һәм укучылар йортында да эшли. Ләкин 1нче мәктәп аңа аеруча якын - үзе заманында әлеге мәктәптә белем алган. Күп еллар педагог булып эшләү дәверендә (1984 елда Алабуга педагогия институтын тәмамлаганнан бирле) Салават Галиевич йөзләгән малайга белем биргән. Беренче хезмәт дәресенә кергәндә чүкеч тә тота белмәгән малайлар, 9нчы сыйныфка җиткәндә, дөнья көтәр өчен кирәк булган күп нәрсәләр ясарга өйрәнгәннәр.
Хезмәт дәресләрендә ясалган эшләнмәләрне балалар мәктәп ярминкәләрендә саталар. Ата-аналар һәм башка сатып алучылар Салават Галиевич җитәкчелегендә эшләнгән әйберләрне бик теләп алалар, алдан заказ да биреп куялар. Ярминкәләрдән кергән акчага технология кабинетына җиһазлар һәм эш кораллары сатып алалар.
Эльвира Насрыева кызларны кул эшләренә өйрәтә. Ул - мәктәпкәчә белем бирү педагогы, бер үк вакытта укучылар йортында да эшли. Кызганычка каршы, кызларның хезмәт кабинеты җитәрлек дәрәҗәдә җиһазландырылмаган. Шулай булгач, теләкләр зурдан балса да, мөмкинлеккә карап эшләргә туры килә. Алтынчы сыйныф кызлары, бик кызыксынып, итәк тегәләр иде. Тегү машинасы берәү генә булуга карамастан, кызлар Эльвира Нурисламовнаның дәресләренә бик теләп йөриләр.
Насрыева да, Котлыев та практика яклы. Башка дәресләрдә теоретик белемнәр кирәгрәк булса, технологиядә практик күнекмәләр мөһимрәк.
Малайлар Салават Галиевич җитәкчелегендә яз саен "Яшә, Баулы елгасы!" операциясендә катнашалар, кечкенә елганы чүп-чардан чистарталар. Шулай ук сыерчык оялары ясап, мәктәп территориясенә элеп куялар. Шулай итеп, кул эшләреннән тыш, хезмәт укытучысы балаларда табигатькә сакчыл мөнәсәбәт тә тәрбияли. Сүз уңаеннан, Салават Галиевич укучылар йортында алып бара торган "Юный столяр" түгәрәге 6-8нче сыйныф укучылары арасында бик популяр.
Кызлар Эльвира Нурисламовна белән яз һәм көз айларында дәрестә мәктәп бакчасында шөгыльләнәләр. Аларның хезмәте нәтиҗәсендә мәктәп ашханәсенә бәрәңге, кишер һәм чөгендер китерү ихтыяҗы юк.
Иң мөһиме - балалар мавыгып шөгыльләнәләр, ә укытучылар балаларны мөстәкыйль тормышка әзерлиләр. Мондый белемнәре барында балалар югалып калмаслар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев