Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Файдалы гаджетлар белем алуны җиңеләйтә

Баулы районының 35 чыгарылыш укучысына Татарстан президентыннан планшетлар бирелде.

Район мәктәпләрендә 9-11 сыйныф укучыларына имтиханнарга әзерләнер өчен планшетлар тапшырылды.

Укучыларга планшетлар тулы форматта дистанцион рәвештә белем алсыннар өчен республика президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча бирелде. Республикада аларны барлыгы ике меңнән артык укучы алырга тиеш. Ә Баулы районында шәһәр һәм авыл мәктәпләреннән 35 укучы планшетлы булды.

Баулы районы мәгариф бүлеге начальнигы Дарина Ганиева сүзләренә караганда, мәгариф һәм фән министрлыгы соравы буенча, техник чараларга аеруча мохтаҗ аз тәэмин ителгән гаиләләр турында мәгълүмат җыйганнар.

– Планшетлар шәһәрдәге биш мәктәптән – 13 укучыга, авыллардагы ун мәктәптән 22 укучыга каралган, – ди Дарина Ганиева. – Җайланмалар мәктәп балансында исәпләнәчәк, алар дистанцион белем алу чорына вакытлыча бирелә.

“Баулы-информ” мультимедия редакциясе хәбәрчесе 2нче мәктәптә булды, анда дүрт гаиләгә планшетлар тапшырылды. Мәктәп директоры Гөлназ Сәмыйкова сүзләренчә, исемлек ата-аналарның мөрәҗәгатьләреннән чыгып төзелгән.

– Илдә килеп туган хәл белән бәйле рәвештә, 6 апрельдән дистанцион форматта укыту кертелде. Күп кенә студентлар өйләренә кайтты, ата-аналар да өйдә эшләүгә күчте, шуңа күрә элемтә чаралары һәм гаджетлар җитми башлады. Ата-аналар, техника белән ярдәм итүебезне сорап, мөрәҗәгать итә башладылар. Безнең мәктәптә андый гаиләләр дүртәү булып чыкты, – ди Гөлназ Сәмыйкова.

– Коронавирус таралу куркынычы белән бәйле хәл безне өйдә утырырга мәҗбүр итте. Безнең гаиләдә тугызынчы сыйныфта һәм дүртенче сыйныфта укый торган ике бала дистанцион рәвештә белем ала башлады. Нефть оешмасы хезмәткәре буларак, мин дә “удалёнка”га күчәргә мәҗбүр булдым, – дип сөйләде безгә Олеся Фалелюхина. – Балаларның бөтен дәресләре һәм хәтта түгәрәкләр дә онлайн режимда уза. Тугызынчы сыйныфта укучы баламның төп дәүләт имтиханына да әзерләнәсе бар, кечесе бөтенроссия тикшерү эшенә әзерләнә, моның өчен интернет кирәк. Бүген президентыбыз булышлыгы белән бирелгән планшет бик тә ярап куячак. Хәзер уку һәм эшләү җиңелрәк булыр, дип уйлыйм.

– Минем дүрт балам бар, икесе 2нче мәктәптә белем ала, – дип сөйләде безгә күп балалы ана Оксана Иванова. – Олысы – студент, ул да өйдә, дистанцион рәвештә укый. Барысына да компьютер кирәк, шуңа кыенрак. Дәресләре бер үк вакытта да булырга мөмкин. Хәзер эшләре җиңеләер, әлеге уку елы уңышлы гына тәмамланыр, дип өметләнәм.

Ә 7нче мәктәптә бер гаиләгә ике планшет бирелде.

– Планшет биреләчәк гаиләләр исемлегенә күп балалы гаиләләрдән чыгарылыш укучылары да бар, – дип сөйләде безгә 7нче мәктәп директоры Нәфисә Латыпова. – Аленькиннар гаиләсе белән без күптәннән таныш. Әлеге гаиләдән дүрт егет безнең мәктәпне тәмамлады. Хәзер дүрт кызлары бездә укый. Икесе, Кассия белән Аня – чыгарылыш укучылары.

– Мин 11нче сыйныфта укыйм, өч сеңлем дә мәктәптә белем ала. Әтиебез дә өйдә эшли, – ди Кассия Аленькина. – Дистанцион укытуга күчкәч, кыенлыклар булды, гаджетлар барыбызга да җитмәде. Хәзер, планшетлар бирелгәч, авырлыклар булмас, дип уйлыйм. Видеодәресләргә вакытында кушыла алырбыз, алга таба белем алуыбызны дәвам итәрбез.

Бу көннәрдә әлеге файдалы гаджетлар шәһәрдәге 1нче, 2нче, 3нче, 6нчы, 7нче мәктәпләр укучыларына бирелде. Планшетлар укучыларга мәктәп программасын үзләштерергә, уку елын тәмамларга ярдәм итәр, дип өметләнәбез. Дистанцион белем алу төгәлләнгәч, планшетларны яхшы хәлдә мәктәпләргә кире тапшырырга кирәклеген онытмау зарур. Шуңа күрә техникага сак карашта булырга кирәк. Планшетларның ватылу ихтималына кагылышлы шартлар ата-аналар һәм мәктәп арасында төзелгән килешүдә язылган. 

 

Автор фотосурәтләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Славатруду #Бавлыинформ