Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Чыгарылыш сыйныф укучыларына кызыл аттестат һәм алтын медаль тапшыру шартлары үзгәрәчәк

Үзгәрешләр проекты Россия Мәгариф министрлыгы тарафыннан эшләнгән. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Мәгариф" журналы язганча, 2018-2019 уку елыннан чыгарылыш сыйныф укучыларына кызыл аттестат һәм алтын медаль тапшыру шартлары үзгәрәчәк.

Алтын медальгә кемнәр ия була алыр соң? Барысы да БДИ нәтиҗәләреннән торачак. Моның өчен бөтен фәннәрдән дә йомгак билгеләренең «бишле» булуы һәм рус теле белән математикадан БДИ балларының 70тән түбән булмавы мәҗбүри.

Әлеге үзгәрешләрне кертүгә алтын медальне соңгы елларда бик күпләп бирә башлау сәбәпче булды. Шунысы игътибарга лаек: барлык медаль ияләре дә БДИ нәтиҗәләре белән мактана алмый. Шул сәбәпле, андый укучылар медальне гаделсез рәвештә алуда гаепләнеп, конфликтлар килеп чыгу очраклары да ишетелде.

РФ Мәгариф министры Ольга Васильева да әлеге хәлгә үз фикерен белдереп: «Соңгы ун елда «алтын медаль» төшенчәсенең дәрәҗәсе төште. Әлеге матур күренешне тормышыбызга яңадан кайтару – безнең бурычыбыз», – дигән иде. Бу эшнең нигезе салынды, нәтиҗәләр нинди булыр?

Бу хакта тулырак: http://magarif-uku.ru/altyn-medalge-nindi-ukuchy-laek/   https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/14/173433/

Фото http://kabanovo.ru/

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев