Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Чибәр һәм киң күңелле

Александровка мәктәбенең инглиз теле укытучысы Светлана Арысланова февраль башында "Ел хатын-кызы" республика конкурсының зона этабында катнашты һәм "Сыйныф җитәкчесе" номинациясендә диплом яулады.

Гомер-гомергә хатын-кызга аеруча әһәмиятле вазифа - ана булу, гаилә учагын саклау бурычы йөкләнгән. Ләкин замана хатын-кызлары еш кына үз өсләренә тагын бер гаять мөһим эшне алалар - укытучы булып хезмәт итәләр. Светлана Арысланова бу бурычларның өчесен дә берьюлы бик уңышлы башкара - ул кайгыртучан, олы йөрәкле тормыш иптәше һәм өч бала әнисе, менә дигән укытучы һәм сыйныф җитәкчесе.
Педагог буларак та, ана буларак та ул балага шәхси якын килүгә, аның белән яхшы, ышанулы мөнәсәбәтләр булдыруга нигезләнә. Бүген инде җиденче сыйныфта белем алучы балаларны ул икенче сыйныфтан алып җитәкли. Аларның шәхесен матурлык ярдәмендә тәрбияләргә тырыша.
- Балачактан дөньяның, инсан күңеленең матурлыгын күрергә өйрәнгән кеше әхлаксыз адымнарга бармас дип уйлыйм, - ди Светлана. - Мин балачактан бию, туризм, тегү, рәсем ясау белән мавыгам. Актив, кызыклы тормыш белән яшәргә тырышам, конкурсларда катнашам, компьютер технологияләрен кулланам. "Ничек шәхес булырга" программасын эшләдем. Аның буенча тәрбия эше төрле юнәлешләрдә алып барыла: уку һәм хезмәт эшчәнлеге, спорт, сәнгать, ял. Ышанулы сөйләшү, тестлар үтү, диагностика, эшчәнлек анализы, анкеталаштыру, сюжетлы-рольле уен кебек ысулларны кулланам. Укучыларымны уйларга, битараф булмаска өйрәтәм.
Светлана Александровна фикеренчә, балаларның ялын, ата-аналар белән эшне дөрес оештыру мөһим. Соңгы вакытларда республикабыз мәктәпләрендә укытуны заманчалатуга, ата-аналар белән партнерлыкка игътибар арттырылды, һәм укытучы ханым моннан читтә калмаска тырыша.
Үз эшен Светлана Александровна Уфа педагогия университетының инглиз теле факультетында белем алу белән берләштерә. Бу җиңел бирелми, ләкин шулай ук укытучы булган тормыш иптәше, балалары аңа һәрьяклап ярдәм итләр, аның уку сессияләреннән кайтуын түземсезлек белән көтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев