Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Баулы укучылары бердәм дәүләт имтиханнарын 27 майдан 13 июньгә кадәр тапшырачаклар

Вакытыннан алда имтихан тапшыру 20 марттан 1 июльгә кадәр билгеләнгән.

Быел чыгарылыш сыйныф укучылары Бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) 27 майдан 13 июньгә кадәр тапшырачак. Россия Мәгариф министрлыгы һәм Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт раслаган боерык хокукый мәгълүмат интернет-порталында чыкты. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Документ нигезендә, 2019 елгы БДИның төп дулкыны 27 майда география һәм әдәбият фәненнән башланачак. 29 майда база һәм профиль дәрәҗәдәге математика буенча БДИ уза. 31 май - тарих һәм химия, 3 июньдә рус теле буенча имтихан булачак. Чит телләр 5, 7 һәм 8 июнь көннәрендә тапшырылачак.

Физика буенча имтихан 5 июньгә, җәмгыять белеме буенча - 10 июньгә, биология, информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр (ИКТ) - 13 июньгә билгеләнгән.

Боерыкта язылганча, имтиханнарны вакытыннан алда тапшыру 20 марттан 1 июльгә кадәр узачак.

Сентябрь аенда БДИ дулкыны түбәндәге срокларга планлаштырылган: 3 сентябрьдә - рус теле, 6 сентябрьдә - база дәрәҗәсендәге математика.

Дәүләт йомгаклау аттестациясе үткәрү тәртибе нигезендә, төп дулкын буенча начар нәтиҗәләргә карамастан, мәктәпне тәмамлау турында аттестат алырга планлаштыручыларга бу вакытта имтихан тапшырырга рөхсәт итәләр.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/15/182606/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев