Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Бу көнне барыбыз да кызлар һәм малайлар

Бу көнне барыбыз да кызлар һәм малайлар Февральнең беренче җомгасында традиция буенча район мәктәпләрендә үткән елларда укуларын тәмамлаучылар белән очрашулар уза.

Язмыш җилләре безне кайларга гына илтсә дә, нинди генә биеклеккә алып менсә дә, барыбер туган мәктәп сагындыра, сыйныфташлар, укытучылар белән очрашасы килә... Андый очрашулар вакытындагы шатлык-сөенеч хисләрен бернинди сүзләр белән дә аңлатып бирү мөмкин түгел, аны бары тик тоеп була. Узган җомгада без 1нче мәктәпнең чыгарылыш укучылары кичәсенә юл тоттык.
Бәйрәм кичәсен алып баручылар 2007, 2002, 1997, 1992, 1987, 1982, 1977 еллардагы юбилей чыгарылышларына аеруча зур игътибар бирделәр. 35 ел элек мәктәпне тәмамлаучылар барысын да таң калдырды: очрашуга 30 кеше килгән иде (сыйныф җитәкчеләре Рәисә Вахитова, Зоя Пляшева, Шәфига Вәлиева). Актлар залында җыелучыларны үзе дә әлеге мәктәпне тәмамлаган һәм бүген шушы мәктәпне җитәкләүче Ландыш Кәлимуллина сәламләде.
- Күп еллар элек без, самими балалар, шушы мәктәп бусагасын атлап уздык. Шул көннән алып биредә үзләштерелгән белемнәр һәм күнекмәләр, әхлак дәресләре безгә иҗади потенциалыбызны тормышка ашырырга ярдәм итә. Без үзебезнең чыгарылыш укучыларыбыз белән горурланабыз. Сез кайда гына булсагыз да, районыбызның, шәһәребезнең һәм туган мәктәбегезнең данын яклыйсыз. Бу стеналар барысын да - сезнең җиңүләрегезне, борчуларыгызны, шатлык-сөенечләрегезне, беренче мәхәббәтләрегезне үзенә сыйдырган. Күбегезнең чәчләрен инде бәс сарган, ләкин сез үзегезнең укытучыларыгыз өчен һаман да кызлар һәм малайлар булып кала бирәсез.
Ландыш Кәлимуллина укытучы-ветераннарга эчкерсез рәхмәт хисләрен белдерде. Аларга чыгарылыш сыйныфлар укучылары да иң җылы сүзләрен җиткерделәр. Мәктәпнең бүгенге укучылары кунакларга шигырьләр сөйләделәр, җырладылар һәм биеделәр. Бүген шушы мәктәптә укучы Айсылу Нургалиеваның кайчандыр биредә белем алган әтисе Фирдәвескә багышлап бию башкаруы аеруча матур мизгел булды. Ә мәктәпне 1997 елда тәмамлаган Светлана Павликова бабасы, әнисе, абзыйсы һәм апасы да 1нче мәктәпне тәмамлавын сөйләде. Мондый минутларда күңел тула, иңнәргә канатлар үскәндәй була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X