Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

БДИда интернеттан файдаланырга рөхсәт итәргә мөмкиннәр

Имтиханнарны цифрлаштыру укучыларның тәнкыйди фикерләвен бәяләргә һәм мәгълүматны ятлауның әһәмиятен киметергә мөмкинлек бирәчәк.

Гуманитар фәннәр буенча дәүләт йомгаклау аттестациясендә мәгълүмат эзләү өчен интернеттан файдаланырга рөхсәт итәргә мөмкиннәр. Бу хакта «Известия» хәбәр итә.

«Гуманитар фәннәр өчен төрле мультимедиа чыганакларыннан файдалану мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Мәсәлән, географиядә геомәгълүмат системалары белән эшләү», - дип белдерде Россия мәгариф күзәтчелеге педагогик үлчәнеш Федераль институты директоры Оксана Решетникова.

Шулай ук ул цифрлаштыру табигый-фәнни цикл фәннәре буенча белемнәрне тикшерүне үзгәртү мөмкинлеге бирәчәк, дип өстәде. Әйтик, контроль-үлчәү материалларына видеофрагмент һәм экспериментлар белән биремнәр өстәргә мөмкин булачак. Алар реаль тормышта физик, химик һәм биологик процессларны карарга мөмкинлек бирәчәк. 

Россия мәгариф күзәтчелеге педагогик үлчәнеш Федераль институты белгечләре исәпләп чыгарганча, яңалыкларны эшләү һәм сынап карау өчен биш елга якын вакыт кирәк булачак.

Имтихан структурасына цифрлы технологияләр кертү укучыларның тәнкыйди фикерләвен бәяләргә һәм мәгълүматны ятлау әһәмиятен киметергә мөмкинлек бирәчәк, ди экспертлар.
 

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/26/188777/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ