Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Баулы укучысы республика конкурсында беренче урын алган

Казан шәһәрендә республика олимпиада үзәгендә 1-6 сыйныф укучыларының проект һәм тикшеренү эшләре республика конкурсының “Фәнгә беренче адымнар” дип аталган этабы узган. Анда 1нче мәктәпнең 3нче сыйныф укучысы Равил Галимов беренче урынга лаек булган.

Равил Галимов фәнни конференциянең Казандагы этабына читтән торып үткәрелгән этапны уңышлы узгач кертелгән. Ул “РафаэльМостафинның “Герой-шагыйрь эзләреннән” китабын язганда эзләнү эшчәнлеге” дигән темага тикшеренү эше белән “Әдәбият белеме һәм әдәби иҗат” секциясендә чыгыш ясаган һәм беренче дәрәҗә дипломга лаек булган.

Проектның фәнни җитәкчесе – 1нче мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Гүзәлия Фәхретдинова.

Фото: Галимовларның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев