Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Баулы укучылары хокукый белемнәрен арттыра

Гашыйклар көнендә 4нче гимназиянең укучылар үзидарәсе, “Эшлекле пәнҗешәмбе” мәктәп проекты кысаларында, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Сиринә Мөрсәлимова белән очрашты.

Хокукый мәгълүмат сәгате буларак оештырылган очрашу һәркемгә уңайлы, файдалы, тормыш мисалларына, саннарга бай булды. Укучыларга шактый мәгълүмат бирелде. Мәсәлән, алар гражданлык хәле актларының нинди төрләре теркәлүен, архивның ничек формалашуын, никахны төзү шартлары нинди булуын, үз фамилиясен, исемен яки атасының исемен алыштырырга теләгән кешеләргә нәрсә белергә кирәклеген, ата булуны һәм уллыкка (кызлыкка) алуның нәрсә икәнен һәм алар арасында аерма нинди икәнен белделәр.

Сиринә Тимерхан кызы ЗАГС бүлегенә мөрәҗәгать итүчеләр белән эшләү, кабат таныклыклар бирү үзенчәлекләре турында сөйләде. Һәр документны, имзалар алдыннан, игътибар белән укырга кирәклеген ассызыклады.

Укучылар дәүләт хезмәтләре Порталы аша гражданлык хәле актларын теркәү турында электрон гаризалар бирү мөмкинлеге һәм мондый гаризаларның өстенлекләре турында белделәр.

“Гаилә кыйммәтләре” төшенчәсе буенча фикер алышу укучыларда аеруча кызксыну уятты. Дискуссиядә түбәндәге сораулар да каралды: Нәрсә гаилә ул? Хәзерге яшь гаилә нинди проблемалар кичерә? Ата-аналарның аерылуы балаларның психикасына ничек тәэсир итә? Аерылышканнан соң балалар кем белән кала?

Очрашуда Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортындагы никахлашу залында уза торган тантаналы чаралар турында да мәгълүмат бирелде. Мәсәлән, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көннәре, күп еллар законлы никахта гомер кичерүче юбилярларны хөрмәтләү, паспортлар тапшыру нәкъ менә әлеге залда үтүе әйтелде.

– Мондый очрашулар гаиләләрнең ныгуына ярдәм итәр, сез Россиянең лаеклы гражданнары булып үсәрсез һәм үрнәк булырлык ышанычлы гаиләләр корырсыз, – дип мөрәҗәгать итте укучыларга Сиринә Мөрсәлимова очрашу ахырында.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X