Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Баулы кызы халыкара олимпиадада беренче урын алган

Санкт-Петербургта җәмгыять белеме буенча халыкара олимпиаданың йомгаклау туры узган. Анда Баулы укучысы да катнашкан.

5нче мәктәпнең 10нчы сыйныф укучысы Камилә Хәкимова җәмгыять белеме буенча халыкара олимпиада финалында мәктәбе һәм районы гына түгел, ә Татарстан данын да яклаган. Олимпиаданың финал өлешендә катнашу өчен, ул читтән торып үткәрелгән ике турны уңышлы узган.

Камилә һәм аның җитәкчесе – тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Венера Фазлыеваның тырышлыклары юкка булмаган: жюри әгъзалары аларның эшен югары бәяләгән һәм беренче урынга лаек дип тапкан. Нәтиҗәдә кыз алтын медальгә лаек булган.

– Олимпиадада катнашу, Питерны күрү онытылмаслык тәэсирләр калдырды, – диләр Камилә һәм Венера Романовна. –  Барлык катнашучыларга бүләк рәвешендә әлеге матур шәһәр буйлап экскурсия оештырылды.

Олимпиада финалында Төркия, Әрмәнстан, Казахстан һәм башка Бәйсез дәүләтләр берлеге илләре, Россиянең башка төбәкләре укучылары да катнашкан.

Моңа кадәр җәмгыять белеме буенча халыкара олимпиада финалында Венера Фазлыеваның ике укучысы катнашкан иде инде, алар  – Ансель Шәйдуллин (көмеш медаль, Прага) һәм Гөлназ Бикташева (алтын медаль, Шанхай).

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев